«Иң яхшы эретеп ябыштыручы-2012» төбәк конкурсы йомгаклары

2012 елның 10 августы, җомга
9 августта Түбән Кама шәһәрендә «Иң яхшы эретеп ябыштыручы-2012» төбәк конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Беренче урынны Әлмәт шәһәреннән "Нефтегаз" предприятиесе эшчесе Евгений Владимиров алды. Икенче урынга Михаил Новокрещенов ("ПромСтройПодряд" ҖЧҖ), өченче урынга Ринат Каримуллин («Татспецнефтехимремстрой» ҖЧҖ) лаек дип табылды. Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов катнашты.
Һөнәри осталык конкурсында республика сәнәгатенең төрле тармакларындагы (нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше, энергетика) 23 предприятие вәкиле катнашты, алар "Түбән Кама нефтехим" ААҖ эретеп ябыштыру үзәге полигонында көч сынашты. Конкурсның теоретик өлеше тестлар рәвешендә компьютер ярдәмендә уздырылды, ә гамәли өлеше эретеп ябыштыру күнекмәләрен күрсәтүдән гыйбарәт иде.
Әлеге конкурс “Үз эшенең остасы” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы кысаларында үткәрелде, аны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ, республика эретеп ябыштыручылары берләшмәсе оештырды.
Төбәк конкурсында җиңү яулаган Евгений Владимиров федераль конкурста Татарстан данын яклаячак, ул көзен Өфе каласында үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International