"Горбунов ис. КАҖБ" ачык акционер җәмгыятькә - 85 яшь
2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов предприятие коллективын бәйрәм белән котлады:
"Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне бу истәлекле бәйрәм көне белән тәбрик итәм.
Татарстан Республикасының авиатөзелеш кластеры оборона сәнәгате предприятиеләренең иң эре кластеры, алар арасында С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе күренекле урын алып тора.
85 еллык тарихында С.П. Горбунов ис. КАҖБ егерме меңнән артык төрле самолетлар чыгарып, илнең граждан авиациясен яңа авиалайнерлар белән тәэмин итте, шуның белән илебезнең оборонасын ныгытуга зур өлеш кертте. Бүген завод ил икътисадының мөһим тармагында флагман булып тора. Ул Россия авиациясен хәрби әзерлектә тотарга ярдәм итүче бердәнбер предприятие. Россия Федерациясе Президенты авиапаркын, дәүләт структураларын махсус билгеләнештәге заманча очкычлар белән тәэмин итә.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” предприятиенең перспектив проектларына ярдәм итүгә зур игътибар бирә. “С.П. Горбунов ис. КАҖБ” ААҖ комплекслы үстерүгә кагылышлы уртак килешүләр имзаланды. Предприятиене заказ белән тәэмин итү буенча программа эшләнде. Алда телгә алынган килешүләрне гамәлгә ашыру җитештерү продукциясен арттырырга, шул исәптән Ту-214 базасында елына кимендә 4 махсус самолет эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы елда авиапредприятиеләр өчен махсус детальләр җитештерү линиясе сафка басачак. Киләчәктә “Боинг” һәм “Аэрбас” компанияләрен дә тәэмин итү күздә тотыла.
Әлбәттә, авиация сәнәгате илнең икътисадын үстерүче күәтле көч. Ил авиациясен саклап калу һәм үстерү Татарстан һәм Россия өчен мөһим бурыч булып тора. Ил авиациясенең киләчәге традицияләрнең һәм инновацияләрнең үзара бәйләнешендә, халыкара кооперацияләрдә катнашуда, дөньяның алдынгы авиатөзелеш фирмалары белән хезмәттәшлекне үстерүдә һәм ныгытуда. Мин моның шулай булачагына ышанам. Ветераннарны һәм хезмәт коллективын предприятие юбилее белән тәбрик итәм. Исәнлек, иминлек, уңышлар телим!”.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.