Ведомствоара эшче төркем утырышы

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
2012 елның 15 августында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшчәнлекләрен реструктуризацияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнүче оешмаларның инвестиция проектларын карау һәм бәйләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда "ЕлАЗ" ҖБ" ААҖ, "Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ, "Татспиртпром" ААҖ, "АК БАРС АЭРО" ААҖ, «Нэфис Косметикс» ААҖ, һ.б предприятиеләрнең инвестиция проектлары каралды.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 4000 нән артык эш урыны булдырылачак, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген, кадрларның һөнәри әзерлеген арттыру күздә тотыла. Зарарлы калдыклары булган предприятиеләргә экологик яктан чиста технологияләр кертү каралган.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча республика предприятиеләренең 218 эшчесе алдан һөнәри әзерлек һәм 177 белгече “Сакчыл җитештерү” программасы буенча өйрәнү узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International