Җәмәгать туклануы предприятиеләре Бөтендөнья җәйге универсиадасы кунакларына һәм анда катнашучыларга хезмәт күрсәтүгә әзерләнә

2012 елның 27 августы, дүшәмбе
24 августта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Рашат Фәттахов җитәкчелегендә эшче төркем утырышы булды. Ул “Җәмәгать туклануы предприятиеләрен Казан шәһәрендә 2013 елда үткәреләчәк бөтендөнья җәйге универсиадасы кунакларына һәм анда катнашучыларга хезмәт күрсәтүгә әзерләү”гә багышланды. Утырышта “Казан шәһәрендә 2013 елда үткәреләчәк XXVII бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе” АНО, кулланучылар хокукын яклау өлкәсе хезмәте, “Медицина профилактикасы республикасы үзәге” вәкилләре катнашты.

Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы кулланучылар базары мәсьәләләре буенча эшче төркем 2012 елның маенда төзелде, төп максаты – федераль дәүләт хакимияте органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасында җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү, Россия товар җитештерүчеләре мәнфәгатен яклау өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү, һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International