Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ташина төзүчеләр тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте:
“Хөрмәтле машина төзүчеләр тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Бүген Татарстан һәм Россия икътисадларын сезнең тармак продукциясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Машина төзелеше сәнәгатьнең нигезен тәшкил итә һәм аның үсеш динамикасын, сыйфатын чагылдыра, республика һәм ил икътисадларын ныгытуга зур өлеш кертә. Бүген Татарстанда машина төзелеше өлкәсе инновацион һәм конкурентлылыкка сәләтле тармак.Үткән ел бу өлкәдә 300 млрд. сумлык продукция җитештерелде. Гомуми җитештерү күләмендә машина төзелешенең чагыштырма күләме 23 процент тәшкил итте. Агымдагы елның 8 аенда бу тармакта җитештерү 186 млрд. сумга җитте.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр Р.Зарипов Татарстан Республикасында техник иҗатны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда министрлык хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе, югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
5 сентябрьдә «Нефть, газ, нефть химиясе-2012» XIX халыкара күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Беренче урынбасары Р. Моратов, Әзәрбайҗанның сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Гөлмәммәт Җәфаров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Х. Бәдретдинов, Россия нефть, газ сәнәгате бергәлеге президенты Г. Шмаль, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе нефть институты директоры Л. Алтунина, Башкортостанның Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Ю. Пустовгаров, Татарстан Республикасы нефть, газ химиясе комплексының эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Күргәзмәне тантаналы ачу вакытында төрле номинацияләр буенча иң яхшы экспонатларга гран-при тапшырылды. Алар арасында “Татнефть” ААҖ, “Түбән Каманефтехим” ААҖ, Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге, һ.б бар
Шул ук көнне «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатендә инновацион технологияләр» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең һәм «Югары үзле нефть һәм табигый битум: эзләү һәм чыгару урынын әзерләү проблемасы һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышлары булды.
4 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов “2012-2013 елларга Татарстан Республикасында “Сакчыл җитештерү” методикасын гамәлгә ашыру һәм 2013-2015 елларга Татарстан Республикасында Лин-технологияләрне кертү перспективалары” максатчан программасын тормышка ашыру турында” киңәшмә уздырды.
5-7 сентябрьдә Казанда «Нефть, газ, нефть химиясе-2012» XIX халыкара күргәзмә узачак. Күргәзмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ», ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ тарафыннан оештырыла.
31 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов
«Нефть, газ, нефть химиясе-2012» XIX халыкара күргәзмә чаралары уздыру буенча киңәшмә үткәрде. Әлеге күргәзмә 5 – 7 сентябрьдә Казан шәһәрендә булачак. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р. Сабиров, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, “Казан ярминкәсе” ААҖ вәкилләре һ.б катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов Татарстан Республикасы халкын бәйрәм белән тәбрик итте:
«Хөрмәтле татарстанлылар һәм республикабыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Республика көне белән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы – динамик үсештәге, күәтле сәнәгате, уңайлы инвестиция климаты, югары фәнни потенциалы булган төбәк.
2011 елда республикада 1,3 трлн. сумлык продукция җитештерелде. Моңа нефтьчеләр, нефть химиясе тармагы, машина төзелеше аеруча зур өлеш кертте. Агымдагы елның 7 аена Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме – 789,5 млрд. сум, ваклап сату күләме 351,9 млрд.сум тәшкил итте.
Республикабыз икътисадый, социаль, милли сәясәт, халык турында кайгырту, тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне саклап калу буенча үрнәк булып тора.
Күпмилләтле Татарстан халкына исәнлек, тынычлык, иминлек, Татарстаныбыз һәм илебез хакына башкарылган эшләрдә уңышлар телим».