Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Республика предприятиеләре балаларга булыша
2012 елның 28 августы, сишәмбе
“Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе республикабызда берничә елдан бирле уздырыла. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясендә республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм сәүдә оешмалары катнаша. Беренче сыйныф укучылары өчен уздырыла торган акциядә мәктәп һәм спорт киемнәре алына, күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, инвалид балаларга ярдәм күрсәтелә. Әлеге чара балаларга мәктәп кирәк-ярагы алырга ярдәм итә, аларда Белем көнендә бәйрәм кәефе тудырырга булыша”. Татарстанның сәнәгать предприятиеләре һәм сәүдә оешмалары быел да бу акциядә актив катнашты. Ярдәм төрлечә күрсәтелде: кемдер укучыларга канцелярия кирәк-яраклары салынган портфель бүләк итте, кемдер социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр өчен махсус чаралар уздырды, мохтаҗ гаиләләргә адреслы матди ярдәм күрсәтелде, мәктәпләрне төзекләндерүдә ярдәм ителде.
“Татнефть” ААҖ 2,447 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирде, шуларның 2,107 млн. сумы беренче сыйныф балалары булган гаиләләргә ярдәмгә, 340 мең сумы – Әлмәт, Спасс, Яңа Чишмә муниципаль районнарына.
“Челтәр компаниясе” ААҖ предприятиенең 109 хезмәткәренә (күпбалалы гаиләләргә, мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче ялгыз аналарга, опекуннарга) 540 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте. Компания филиалларында хезмәткәрләр тарафыннан җыелган акчага Татарстан Республикасының кайбер муниципаль районнарындагы һәм шәһәрләрендәге мохтаҗ, күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид балаларга адреслы ярдәм күрсәтелде. «Мәрхәмәт» балалар йортына, «Өмет» инвалид балаларны реабилитацияләү үзәгенә, «Асылташ» социаль реабилитация үзәгенә, Чаллы шәһәренең 68 нче махсус (коррекцияле) гомуми белем мәктәбенә 85 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
«Түбән Каманефтехим» ААҖ акция кысаларында 400 мең сумлык ярдәм күрсәтте.
«Казан вертолет заводы» ААҖ хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балалары өчен бәйрәм концерты оештырылды, бүләкләр тапшырылды, шулай ук Тәтеш муниципаль районында яшәүчеләргә портфельләр алуда ярдәм күрсәтелде, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче балаларга 45 мең сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелде.
«Казан компрессор заводы» ААҖ Казан шәһәренең мәгариф учреждениеләренә 100 мең сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте, шундый ук сумма балалары беренче сыйныфка баручы ата-аналарга, күпбалалы гаиләләргә һәм ялгыз аналарга бирелде.
“ТАНЕКО” ААҖ 52 күпбалалы гаиләгә 104 мең сум акча бүлеп бирде.
“Радиоприбор” ААҖ Вахитов һәм Идел буе районнарындагы инвалид балаларга һәм мохтаҗ гаиләләрдән булган балаларга канцелярия кирәк-ярагы тутырылган 10 ранец бүләк итте, мәктәп яшендәге балалары булган ата-аналарга 68,5 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде.
«Казан органик синтез» ААҖ тарафыннан 20 мең сумлык канцелярия товарлары сатып алынды, Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 64 нче урта мәктәпкә ремонт ясалды.
«ЕлАЗ» ҖБ» ААҖ күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 45 мең сум күләмендә матди ярдәм итте. Белем көне алдыннан “Беренче сыйныф укучысы көне” бәйрәме үткәрелде, анда килгән балалар өчен төшке аш, кинотеатрда фильм карау, төшке аш оештырылды.
«КАМАЗ» ААҖ Чаллы шәһәренең беренче сыйныф укучыларына «КАМАЗ» символикасы төшерелгән 5750 ранец тапшырды.
«Серго исемендәге завод» ҖБ» ААҖ күпбалалы гаиләләргә һәм ялгыз аналарга 93 мең сум ярдәм күрсәтте.
«ТАИФ-НК» ААҖ 40 мең сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте.
«Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП тарафыннан 10 беренче сыйныф укучысы портфеле сатып алынды, алар Казан шәһәренең Киров районында яшәүче күпбалалы гаиләдән һәм мохтаҗ гаиләдән булган балаларга тапшырылды. Шулай ук хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балалары өчен 40 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде.
«КазхимНИИ» ААҖ предприятие хезмәткәрләре балаларына 26 мең сумлык матди ярдәм күрсәтте.
«Казан җылылык челтәре компаниясе» ААҖ һәм «Чаллы җылылык челтәре компаниясе» ААҖ Минзәлә коррекцияле интернат мәктәбенә мәктәп кирәк-яраклары алырга булышты, компаниянең мәктәп яшендәге балалары булган хезмәткәрләренә финанс ярдәме күрсәтте.
«Спартак» аяк киеме фабрикасы» ААҖ тарафыннан беренче сыйныфка баручы балалары булган ата-аналарга, күпбалалы гаиләләргә һәм ялгыз аналарга 60 мең сум ярдәм күрсәтелде.
«АШАН Россия» кибете һәм шул исемдәге хәйрия фонды ятим балалар өчен бүләкләр җыю буенча хәйрия акциясе уздырды һәм 11 нче Казан махсус (коррекцияле) интернат мәктәбенә, Идел буе районы балалар йортына канцелярия кирәк-яраклары тапшырды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге проектларны карадылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышын уздырды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
26
март, 2026 ел
Түбән Кама районында бакчачылык ширкәтенә газ керттеләр
Олы Афанас авылында урнашкан «Мичуринец» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә гомуми озынлыгы 11 км артык булган заманча газ бүлү челтәре файдалануга тапшырылды.
Татарстан предприятиеләренә Казахстан базарына ничек чыгарга кирәклеге турында сөйләделәр
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.
25
март, 2026 ел
Герман Лернер: «Бүген республикада электр двигательле 1,7 меңнән артык машина исәпләнә»
25 март көнне Казанда «Һиндстан белән бизнесны ничек алып барырга» темасына бизнес-семинар уза. Чара Һиндстан һәм Россиядән хакимият, бизнес, банк секторы, фән һәм мәгариф вәкилләрен берләштерде. Программада – Һиндстан базарындагы эшнең практик аспектлары, партнерлар эзләү һәм тәэмин итү чылбырын төзү, инвестиция мөмкинлекләре һәм җитештерүне локальләштерү, АСК, фармацевтикада, текстильдә, технологияләрдә хезмәттәшлек итү һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз