«Мин күккә гашыйк!» кече авиация бәйрәме

2012 елның 17 августы, җомга
17 августта Татарстанда беренче тапкыр “Мин күккә гашыйк!” кече авиация бәйрәме уздырыла. VI халыкара «АКТО-2012» күргәзмәсе кысаларында үткәрелә торган шоу Россиянең авиация тармагы тарихының истәлекле даталарына: Россия хәрби авиациясенең 100 еллыгына, А.Н. Туполев ис. КБ 90 еллыгына, Горбунов ис. КАҖБ 85 еллыгына, А.Н. Туполев ис.КНИТУ – КАИ 80 еллыгына һәм "Электроприбор" заводының 95 еллыгына багышлана.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, “Татарстанның киләчәген алга киткән авиация сәнәгатеннән, республика икътисадын авиатөзелешнең саллы күәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Республикада 20дән артык авиация предприятиесе урнашкан, аларда 30 меңгә якын кеше эшли, елына 40 млрд. сумлык продукция эшләп чыгарыла. 2016 елда Татарстан Республикасында җитештерү күләмен 2 трлн.га җиткерү буенча Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов тарафыннан куелган бурычларны үтәү республиканың авиатөзелеш предприятиеләре үсешеннән башка мөмкин түгел”.
Авиация бәйрәмен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан вертолёт заводы» ААЖ, А.Н.Туполев ис. КНИТУ, «Туполев» ААҖ КФ КБ, «С.П.Горбунов ис. КАҖБ» ААҖ, "Казан ярминкәсе" ААҖ, «Вертолет-Медиа» ҖЧҖ оештыра. Бәйрәмнең максаты – балаларның һәм яшүсмерләрнең авиация тармагындагы белемен һәм аның белән кызыксынуны арттыру. Бәйрәмдә 2500 кеше катнашыр дип көтелә, бәйрәм программасына очышлар, парашюттан сикерү, радиоидарә ителүче модельләр очышы, бәйрәм концерты кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International