15 ноябрьдә “КЭТЗ” ААҖтә семинар-киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе җитәкчелеге, Татарстан Республикасының машина төзелеше, авиатөзелеш һәм нефть химиясе комплексы тармагындагы 33 сәнәгать предприятиесеннән 50 баш инженер катнашты.
14 ноябрьдә Татарстан-Финляндия бизнес форумы үтәчәк, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Финляндиянең Европа эшләре һәм тышкы сәүдә министры Александр Стубба катнашачак. Татарстан-Финляндия бизнес форумының максаты – Татарстан һәм Финляндия республикалары арасында хезмәттәшлекне һәм ике як өчен дә файдалы багланышларны арттыру.
9 ноябрьдә Түбән Кама шәһәрендә «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү заводында калдыкларны эшкәртү комплексы нигезенә беренче таш салынды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов та катнашты.
Республика башлыгы әлеге эшкәртү комплексы төзелешенең Татарстан өчен генә түгел, Россиядә дә уникаль проект булуын билгеләп үтте. Бу комплекс “ТАИФ-НК” заводын модернизацияләүнең соңгы этабы булып тора, ул нефть эшкәртүдән калган авыр металларны углеводородларга әйләндерәчәк.