«ТАИФ-НК» нефть эшкәртү заводында калдыкларны эшкәртү комплексына нигез салынды

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
9 ноябрьдә Түбән Кама шәһәрендә «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү заводында калдыкларны эшкәртү комплексы нигезенә беренче таш салынды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов та катнашты.
Республика башлыгы әлеге эшкәртү комплексы төзелешенең Татарстан өчен генә түгел, Россиядә дә уникаль проект булуын билгеләп үтте. Бу комплекс “ТАИФ-НК” заводын модернизацияләүнең соңгы этабы булып тора, ул нефть эшкәртүдән калган авыр металларны углеводородларга әйләндерәчәк.
Комплекс дөньяда беренчеләрдән булып яңа Veba Combi Cracking технологиясе буенча эшләячәк. Биредә ел саен 2,7 млн тонн гудрон эшкәртеләчәк. Гудрон – «ТАИФ-НК» заводының ЭЛОУ-АВТ җайланмасында нефть эшкәртү калдыгы. Нәтиҗәдә 2 млн тонн Евро-5 стандартлы дизель ягулыгы һ.б алыначак, алар нефть эшкәртүнең алдагы этапларына озатылачак.
Комплексның нигезе күпбаскычлы гидрокрекинг җайланмасыннан гыйбарәт. Шулай ук комплекс составына махсус кушылма – элементар күкерт җитештерү җайланмасы да керә. Француз компаниясе Air Liquid аутсорсинг принцибы буенча заводка хезмәт күрсәтү өчен водород эшләп чыгару буенча махсус җайланма төзиячәк. Яңа комплекста елына 148 мең тонна водород тотылачак.
Проектның бәясе 1,835 млрд. доллар тәшкил итә, моңа 350 млн. доллар водород җитештерү җайланмасын төзү дә керә, аны Air Liquid компаниясе инвестицияли. Комплексның үзен финанслау «ТАИФ-НК» ААҖ акчалары һәм кредитлар исәбеннән башкарыла. Проект 5 елда үзен аклар дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International