ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
5 декабрьдә “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмәләр үзәгендә “Энергетика. Ресурсларны сак тоту” 14 нче халыкара махсус күргәзмәсен һәм “Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге” 13 нче халыкара симпозиумын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Ш. Халиков катнашты.

30
ноябрь, 2012 ел
җомга
30 ноябрьдә “А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы” ААҖтә яңа судно – “Алмаз” Үзәк диңгез конструкторлык бюросында (Санкт-Петербург) эшләнгән йөзә торган “Свияга" догы ясала башлауга багышланган тантаналы чара үткәрелде.
Судно төзүчеләрнең күркәм традициясе нигезендә яңа төзелә башлаган суднолар шул өлкәгә хас исем белән атала. Докның “Свияга” исемен алуы шуңа бәйле.
Йөзә торган транспорт догы – корабльләр һәм суднолар ташу, шулай ук аларны ремонтлау һәм карап тоту өчен файдланыла торган махсус билгеләнештәге судно.
22570 нче проектлы транспорт догының төп характеристикалары түбәндәгечә:
озынлыгы – 134 м, киңлеге – 14 м, биеклеге – 2,67 м, йөк күтәрешлелеге – 3 300 тонн. Судноны 2015 елда кулланылышка тапшыру планлаштырыла.

29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика конкурсы һәм 2012 елда "Россиянең 100 иң яхшы товарлары” бөтенроссия конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын үткәрә.
Казан Ратушасында узачак тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, лауреат предприятиеләр һәм конкурс дипломантлары катнашачак.

28
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
28 ноябрьдә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең пленар утырышы үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, ике республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирәләре вәкилләре катнаша.

27
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
28 ноябрьдә Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 8 нче утырышы программасы чаралары кысаларында тантаналы рәвештә Татарстан – Чехия бизнес форумы ачылачак. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Чехия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры М. Куба әфәнде катнаша.
Тантанада шулай ук Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе С.Б. Киселев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Чехия Республикасыннан – Сәнәгать һәм сәүдә министры М. Куба әфәнде, Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе П. Коларж әфәнде, Чехиянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнаша.
Эшлекле форум кысаларында хезмәттәшлекне арттыру турындагы ике як өчен дә файдалы документларга кул куелачак, Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы эшлекле даирәләренең адреслы очрашулары оештырылачак.
28 ноябрьдә Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисадый, һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 8 нче утырышы программасы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эшче төркемнең (алга таба – Уртак эшче төркем) 2 нче утырышы була.

23
ноябрь, 2012 ел
җомга
20-21 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында тематик “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды, аларда катнашучылар агач эшкәртү, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать, машина төзелеше, оборона сәнәгате комплексы тармакларында техник җайга салу мәсьәләләре хакында фикер алышты.

22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
21-22 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Литва Республикасы делегациясе килде. Делегациянең җитәкчесе – Литваның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ренатас Норкус. 21 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министрның беренче урынбасары Р.Кәбиров әлеге делегация белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы һәм Литва Республикасы арасындагы ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек турында барды.

21
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
20 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасында яшьләр һәм балаларның техник иҗатын үстерүгә багышланган киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары, республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
20 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә предприятиеләр белән идарә итүгә мәгълүмат технологияләрен кертү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Чаллы муниципаль берәмлеге, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International