Казанда Татарстан-Финляндия бизнес-форумы үтәчәк

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
14 ноябрьдә Татарстан-Финляндия бизнес форумы үтәчәк, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Финляндиянең Европа эшләре һәм тышкы сәүдә министры Александр Стубба катнашачак. Татарстан-Финляндия бизнес форумының максаты – Татарстан һәм Финляндия республикалары арасында хезмәттәшлекне һәм ике як өчен дә файдалы багланышларны арттыру.
Делегация составында Финляндиянең тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, Финляндия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе, Финляндиянең Эш белән тәэмин итү һәм икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре киләчәк.
Форумда катнашучы фин предприятиеләре экологик технологияләр, авыл хуҗалыгы, мәгариф, машина төзелеше һәм сәнәгатьне модернизацияләү, энергетика, төзелеш, хезмәтләр күрсәтү тармакларыннан. Форум программасына пленар утырыш, Татарстан һәм Финляндия эшлекле даирәләре очрашулары да кертелгән.
15 ноябрьдә әлеге форум кысаларында Финляндия һәм Татарстан Республикасы арасында икътисадый хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем утырышы уздырыла.
Мәгълүмат өчен:
2012 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы һәм Финляндия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 406,2 млн. доллар тәшкил итте. Шулардан экспорт – 397,7 млн. доллар, импорт – 8,5 млн. доллар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International