ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2013 ел
җомга
24 октябрьдә "Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча" Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Д.О.Рогозин катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында катнашучылар Татарстанның кайбер предприятиеләре һәм профессиональ белем бирү учреждениеләре белән таныштылар. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе урынбасары Иван Харченко һәм башка рәсми комиссиянең башка әгъзаларына "КАПО-Композит" заводында композит материалларыннан җитештерелгән эшләнмәләр тәкъдим ителде. "КАПО-Композит"ны кадрлар белән тәэмин итү өчен завод Казанның шул профильдәге мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итә.

23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

24 октябрьдә "Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча" Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышы узачак. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Д.О.Рогозин уздыра.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе урынбасары  Иван Харченко, Хәрби заказ буенча Федераль хезмәте директоры Александр ПотаповТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүде министры Равиль Зарипов, "Ростехнологии" Дәүләт  корпорациясенең генераль директоры Алексей Алешин, Россия Федерациясе төбәкләре вәкилләре, оборона–сәнәгать комплексы оешмаларының җитәкчеләре катнаша.

22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 22 октябрендә ТР Министрлар Кабинетында “ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә делегациянең Германиягә эш сәфәре йомгаклары” брифингы узды. Брифинг утырышында ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев катнашты
Равил Зарипов сүзләренә караганда, “Германия Татарстанның стратегик әһәмиятле партнерларының берсе. Соңгы 5 ел эчендә ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме 1,8 тапкырга үсеп, 2012 елда 1 млрд евродан артык булган, ә агымдагы елның беренче яртысында 475 млн. евро тәшкил иткән. Бүген Татарстанда Германия инвесторлары катнашындагы 82 сәүдә предприятиесе теркәлгән.
15 –17 октярьдә ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә делегациянең Германиягә эш сәфәре кысаларында булып узган чараларны бәяләгәндә, Равиль Зарипов, “Төньяк Рейн–Вестфалия һәм Тюрингия федераль җирлегенең икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышканда, төрле өлкәләрдә ике арадагы файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга багышланган мәсьәләләр буенча фикер алышу булды”, – дип искәртте.
15 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “RED Аircraft” компаниясенең югары технологияле авиа двигательләр эшләп чыгаручы һәм җитештерүче завод эшчәнлеге белән таныштылар. Танышу барышында “RED Аircraft” компаниясендә “RED A03 V12” дизель двигателе презентациясе үткәрелде. “RED Аircraft” компаниясе Татарстанда инженер үзәген булдыру мөмкинлеген күзаллый.
.

18
октябрь, 2013 ел
җомга

2013 елның 18 октябрендә ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының чит илләрдәге  һәм Россия төбәкләрендәге вәкиллекләре белән видеоконференция булып узды. Утырышта министырлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

 ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чит илләрдәге  һәм Россия төбәкләрендәге  вәкиллекләр алдында торган сәүдә – икътисад  һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү өлкәсендәге мәсьәләләрне билгеләде.

Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре дә каралды.


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 17 октябрендә “Менеджментның нәтиҗәле системалары – уңыш нигезе” халыкара фәнни-гамәли форумның пленар утырышында министр урынбасары Г.Әхмәдиева “Кризис шартларында Татарстан Республикасы сәнәгатенең конкурентлылык дәрәҗәсен арттыру инструментлары турында” доклад белән чыгыш ясады.

Форумның Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Икътисад, идарә һәм хокук институты тарафыннан оештырылды. Форум эшендә Россиянең  20 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән вәкилләр катнашты. Форум әлеге институтның 20 еллыгына һәм Бизнес бергәлек институтының 15 еллыгына багышлана.

Министр урынбасары Г.Әхмәдиева чыгышында “негатив тенденцияләр чорында икътисад үсешенең төп факторлары булып, үзебез җитештергән продукциянең конкурентлылык дәрәҗен үстерү, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм икътисадның инвестицион активлыгын арттыру булачак”, –дип ассызыклады.

Г.Әхмәдиева республика кысаларында сәнәгать тармаклырын үстерүнең нәтиҗәле стратегик программаларын билгеләп үтте. Шул исәптән, “Татарстан Республикасының машина төзү комплексын үстерү Программасы” кысаларында предприятиеләрне техник яктан яңарту һәм модернизацияләү чаралары уздырыла («КАМАЗ», «Алнас», «БЭНЗ», «Казанькомпрессормаш», «С.П.Горбунов исем. КҖБ»,  «Казан вертолет заводы», «КМПО», «ПОЗИС» һәм башкалар). Республиканың машина төзү тармагының конкурентлылык дәрәҗен үстерү максатыннан, төрле инвестицион проектлар: «Форд» автомобильләрен җитештерү һәм дистрибуцияләү проекты; «С.П.Горбунов исем. КҖБ» заводында композицион конструкцияләрне җитештерү; ААҖ “Камаз” белән берлектә “Автомобиль җитештерү сәнәгатенең технологияләрен һәм конструкцияләрен модельләштерү” инжиниринг үзәге проектын гамәлгә ашыру һәм башкалар.

2013 елның 17 октябрендә ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер–министры Кристина Либеркнехт белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу барышында Тюрингия Премьер–министры Кристина Либеркнехт Татарстан делегациясе сәфәренә  бизнес – даирәләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның зур кызыксыну белән карауларын белдерде. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Либеркнехтка Тюрингиягә чакыру, төбәк белән танышу, шулай ук Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Тюрингия хезмәттәшлеген үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр барлыгын ассызыклады.

17 октябрьдә  Сәнәгать һәм сәүдә  министры урынбасары – оештыру комитеты рәистәше  Рашат Фәттахов  “Татарстан Республикасының иң яхшы  товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре”  республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына әзерләнү максатыннан, эшче төркем утырышы үткәрде.

Киңәшмәдә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм «Татарстан Республикасында  стандартлашу, метрология һәм сынау дәүләт региональ үзәге» Федераль  бюджет оешмасы вәкилләре катнашты.  Утырышта 2013 елның  28 ноябрендә республика бәйгесендә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү мәсьәләләре каралды.

2013 елда булып узган “Татарстан Республикасының иң  яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре”  бәйгесе  нәтиҗәләрендә  лауреат  исемлеген 181 прдукция һәм хезмәт  күрсәтү  исемлеге яулады, I  дәрәҗәле дипломантлар – 181, II  дәрәҗәле  дипломанталар – 60.


16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

16 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация Германия Федератив Республикасына сәфәр кысаларында XIX Халыкара "К-Меssе" пластмасс һем каучук күргәзмәсе белән танышты.
Дюсельдорфта "К-Меssе" күргәзмә мәйданы дөньяда иң зур химик технологияләр экспозициясе. Күргәзмәдә күптөрле стандарт һәм заказ белән генә эшләнә торган жиһазлар тәкъдим иткән эре халыкара концерннар белән беррәттән, кече предприятиеләр белән дә танышып була.

16 октябрьдә “Алабуга” МИЗда “Форд-Соллерс” уртак предприятиесендә тулы цикл технологиясе буенча җыелган беренче Ford Kuga кроссоверы конвейердан төшүгә багышланган тантаналы чара узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, «Форд Соллерс» президенты Тед Каннис, “Соллерс” ААҖ генераль директоры Вадим Швецов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, СП «Форд Соллерс» башкарма директоры Адиль Ширинов, махсус кунак – “Ford Motor Company” директорлары советы рәисе Билл Форд катнаштылар.
15 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация Германия Федератив Республикасына сәфәр кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “RED Аircraft GmbH” югары технологияле авиадвигательләр эшләү һәм җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты. Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – төрле тармаклар өчен югары технологияле поршеньле авиадвигательләр эшләү һәм җитештерү.
Завод белән танышу барышында “RED A03 V12” дизель авиация двигателе проекты презентациясе үткәрелде. “RED Aircraft” компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә инженер үзәген булдыру күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International