2013 елның 17 октябрендә ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер–министры Кристина Либеркнехт белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында Тюрингия Премьер–министры Кристина Либеркнехт Татарстан делегациясе сәфәренә бизнес – даирәләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның зур кызыксыну белән карауларын белдерде. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Либеркнехтка Тюрингиягә чакыру, төбәк белән танышу, шулай ук Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Тюрингия хезмәттәшлеген үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр барлыгын ассызыклады.
Шулай ук Эрфурт шәһәрендә (Тюрингия җире) эшлекле сәфәр программасы кысаларында Татарстан делегациясенең “RUAG Aerospace” компаниясенең вәкилләре белән очрашуы булды. Очрашуда “RUAG Aerospace Services GmbH” компаниясенең генераль директоры Александр Мюллер модернизацияләнгән һәм камилләштерелгән пассажирларны йөртү һәм йөк ташу өчен “Dornier 228” турбовинтлы самолетның презентациясен үткәрде.
Очрашу барышында “RUAG Aerospace” һәм республиканың сәнәгать предприятиеләре белән авиатөзелеш өлкәсендә кооперация мөмкинлеге хакында да сүз барды.