2013 елның 17 октябрендә “Менеджментның нәтиҗәле системалары – уңыш нигезе” халыкара фәнни-гамәли форумның пленар утырышында министр урынбасары Г.Әхмәдиева “Кризис шартларында Татарстан Республикасы сәнәгатенең конкурентлылык дәрәҗәсен арттыру инструментлары турында” доклад белән чыгыш ясады.
Форумның Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Икътисад, идарә һәм хокук институты тарафыннан оештырылды. Форум эшендә Россиянең 20 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән вәкилләр катнашты. Форум әлеге институтның 20 еллыгына һәм Бизнес бергәлек институтының 15 еллыгына багышлана.
Министр урынбасары Г.Әхмәдиева чыгышында “негатив тенденцияләр чорында икътисад үсешенең төп факторлары булып, үзебез җитештергән продукциянең конкурентлылык дәрәҗен үстерү, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм икътисадның инвестицион активлыгын арттыру булачак”, –дип ассызыклады.
Г.Әхмәдиева республика кысаларында сәнәгать тармаклырын үстерүнең нәтиҗәле стратегик программаларын билгеләп үтте. Шул исәптән, “Татарстан Республикасының машина төзү комплексын үстерү Программасы” кысаларында предприятиеләрне техник яктан яңарту һәм модернизацияләү чаралары уздырыла («КАМАЗ», «Алнас», «БЭНЗ», «Казанькомпрессормаш», «С.П.Горбунов исем. КҖБ», «Казан вертолет заводы», «КМПО», «ПОЗИС» һәм башкалар). Республиканың машина төзү тармагының конкурентлылык дәрәҗен үстерү максатыннан, төрле инвестицион проектлар: «Форд» автомобильләрен җитештерү һәм дистрибуцияләү проекты; «С.П.Горбунов исем. КҖБ» заводында композицион конструкцияләрне җитештерү; ААҖ “Камаз” белән берлектә “Автомобиль җитештерү сәнәгатенең технологияләрен һәм конструкцияләрен модельләштерү” инжиниринг үзәге проектын гамәлгә ашыру һәм башкалар.
2010–2014 елларда ТР нефтьгазхимия комплексын үстерү Программасын гамәлгә ашыру процессында предприятиеләрнең нефть чыгаручы, аны эшкәртү, химия, нефтехимия тармакларындагы җитештерү потенциалын һәм инвестицион дәрәҗәсен үстерү буенча эш алып барыла, зур инвестицион һәм инновацион проектлар гамәлгә ашырыла: Түбән Камада нефтьне эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексын төзү («ТАНЕКО»); «Нижнекамскнефтехим»да елына 60 мең тонна АБС–пластик җитештерүче завод эксплуатациягә кертү, «Нижнекамскнефтехим»да яңа этилен комплексын проектлаштыру этабына чыгару, Россиядә бер генә булган метилхлорсиланны җитештерүче заводын төзү, шулай ук Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол, гранулылы карбамидны җитештерүче комплексын төзү эшен дәвам итү (ААҖ «Аммоний»).
“2010–2015 елларда һәм 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру Программасы”н гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, соңгы 5 ел эчендә республиканың тулаем төбәк продуктының сыйдырышлылыгы 19,5%ка кимеде (2007 ел белән чагыштырганда 2012 елда кимеде).
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык мунициапаль берәмлекләрдә энергия нәтиҗәлелеген үстерү программалары эшләнде һәм тормышка ашырыла, шулай ук күп кенә тармакларда энергия саклау программалары гамәлгә ашырыла (мәгълүматлаштыру, элемтә, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, транспорт һәм юл хуҗалыгы, төзелеш һәм торак –коммуналь хуҗалыгы). Татарстан сәнәгать предприятиеләрендә дә күп төрле программалар тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасында 2015 елга кадәр җиңел сәнәгатьне үстерү Стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында, күп кенә инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла – “Адонис” фирмасын техник яктан яңарту, “Кукмара тегү фабрикасы”н модернизацияләү, хәзерге вакытта “Әлмәт –оек–оекбаш тегү фабрикасы”нда яңарту эшләре алып бару, алдагы елларда “Алабуга” МИЗ базасында полиамид җепләре һәм югары сыйфатлы товарлар чыгару буенча яңа инвестицион программа проектын гамәлгә ашыру (ОАО «Италтекс»).
Министр урынбасары Г.Әхмәдиева ассызыклавынча, “товар сату базары өчен конкурентлылыкның кискенләшү чорында предприятиеләрнең нәтиҗәле эшләүе һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда җитештерү процессларын оптимизацияләү, җитештерү чыгымнарын киметү һәм шуңа бәйле продукциянең үзкыйммәтен киметү чаралары кирәк”.
Республикада “2012–2013 елларда Татарстан Республикасында “Сакчыл җитештерү” методикасын реализацияләү” программасы кабул ителде һәм уңышлы гына эшләп килә.
Хәзерге вакытта “Сакчыл җитештерү” технологиясе машина төзү, химия, нефтехимия, җиңел энергетика сәнәгате, авыл хуҗалыгы, траспорт, төзелеш, сәламәтлекне саклау өлкәләрендә эшләүче 130дан артык предприятиеләр һәм оешмаларда кертелә.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатыннан, Республикада “2013–2016 елларда машина төзү һәм нефтехимия комплесларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру Программасы” кабул ителде. Татарстанның 11 сәнәгать предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеге программасы инде расланган – “Казан дәүләт казна дары заводы”, В.Д.Шашин исемендәге “ТАТНЕФТЬ”, “Түбән Кама ТЭЦ”, “Серго исем.завод” һәм башкалар. Ел азагына кадәр тагын 7 оешма – "С.П.Горбунов исемендәге авиатөзелеш предприятиесе”, "Вакууммаш", "Татхимфармпрепараты", " Элекон заводы ", "Татэнергосбыт", "СТРОЙКОММАШ», "ГосНИИХП" бу программаны кабул итәргә планнаштыра.
Соңгы елларда җитештерү процессларын оптимизацияләү өчен предприятиеләрдә IT-технологияләр һәм SAP-системалары актив кертелә.
Республиканың оборона–сәнәгате комплексына ярдәм итү максаныннан, Татарстан Республикасы федераль максатчан программаларда актив катнаша.
Узган елны республикада оборона – сәнәгате комплексына кергән НИИ, КБ предприятиеләре федераль максатчан программаларын финанслау аркасында, 4,5 млрд. сум акча алдылар. 2012 елда республиканың оборона–сәнәгате комплексы предприятиеләре дәүләт оборона заказын тулысынча үтәделәр.
ИСО 9001 халыкара стандартының сыйфатлылык менеджменты буенча сертификацияләнгән предприятиеләр саны буенча, Татарстан Республикасы Россиянең беренче бишлегенә керде. 600 якын предприятие сертификацияләнгән.
Ел саен сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясенә бәйге уздырыла. Ул Европаның сыйфат буенча бәйгесе критерийлары белән тиңдәш.
Гөлнара Әхмәдиева җиткерүенчә, “бүгенге көндә булдырылган инструментлар системасы комплекслы кулланылырга тиеш. Билгеләнгән чараларны эзлекле һәм системалы рәвештә гамәлдәге максатчан программалар кысаларында дәвам иттерергә кирәк”.
“Менеджментның нәтиҗәле системалары – уңыш нигезе” халыкара фәнни-гамәли форумның максаты – компанияләрне үстерүнең яңа юнәлешләрен булдыру, теория һәм практика тәҗрибәсен уртаклашу, хәзерге заман идарә итү технологияләренә өйрәтү, фән һәм практика, галимнәр һәм бизнес көчләрен берләштерү, кызыксыну буенча төрле юнәлешләрнең берләшүенә мөмкинчелекләр тудыру, социаль – икътисадый проблемалар буенча фикер алышу.
Форум программасы кысаларында пленар утырышлар, тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар, мастер–классалар уздырылачак, вузның халыкара партнерлары белән уртак утырышлар, дискуссияләр һәм тәҗрибә белән уртаклашу булачак.
Форумда катнашучылар түбәндәге сораулар буенча интерактив презентацияләр һәм докладлар белән чыгыш ясыячаклар: оешмаларга менеджмент системаларын эшләү һәм гамәлгә кертү (Россия һәм чит илләр тәҗрибәсе); хезмәткәрләр белән идарә итү системалары, оешмаларда риск белән системалы идарә итү, куркынычсызлык сәнәгате менеджменты (проблемалар һәм аларның чишелесе); корпоратив секторда һәм бюджет өлкәсендәге оешмаларда энергия нәтиҗәлелеген һәм энергия саклауны арттыру, предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру коралларын куллану (“сакчыл җитештерү системалары”), экологик менеджмент, оешмаларның социаль – икътисадый тотрыклылыгы, халыкка социаль ярдәм күрсәтү сыйфаты белән идарә итү, медицина хезмәтләре сыйфатының заманча контроль һәм идарә итү методларын, Россиядә GMP каннунарын («Good Manufacturing Practice») куллану; хезмәтне саклауда заманча идарә итү системалары, мәгариф өлкәсендәге инновацион модельләр, заманча уку йорты белән нәтиҗәле идарә итү өчен сыйфат менеджменты.
Форум барышында “Без – Россия сыйфаты өчен” яшьләрнең глобаль проекты презентациясе булачак. Әлеге проект яшьләрнең иҗади хезмәтләрен һәм инициативаларын гамәлгә ашыру һәм системалы интеграцияләүгә, яшьләрдә лидер сыйфатларын һәм командада эшли алу мөмкинлекләрен үстерүгә багышланган. Бәйгенең дипломантлары һәм лауреатлары кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәкләр.