"К-Меssе" Халыкара күргәзмә барышында хезмәттәшлек турында ике яклы килешүләргә кул куелды

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

16 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация Германия Федератив Республикасына сәфәр кысаларында XIX Халыкара "К-Меssе" пластмасс һем каучук күргәзмәсе белән танышты.
Дюсельдорфта "К-Меssе" күргәзмә мәйданы дөньяда иң зур химик технологияләр экспозициясе. Күргәзмәдә күптөрле стандарт һәм заказ белән генә эшләнә торган жиһазлар тәкъдим иткән эре халыкара концерннар белән беррәттән, кече предприятиеләр белән дә танышып була.
"К-Меssе" Халыкара пластмасс һәм каучук кургәзмәсендә нефть, газ, химия өлкәләрендә эшли торган республика предприятиеләре катнаша. Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан делегациясенең вәкилләре республика предприятиеләренең, шул исәптән, «Казаньоргсинтез» ААҖ һәм «Нижнекамскнефтехим» ААҖ стендларын карадылар, Татарстан Республикасы партнерлары – “KraussMaffei Berstorff”, “BASF”, “DSM” кебек чит ил компанияләренең экспозицияләре белән таныштылар.
Кургәзмә белен танышу барышында ике яклы хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды: «Казаньоргсинтез» ААҖ һәм "Сореrion Gmbh" компаниясе арасында (документта заводка түбән басымлы полиэтиленны җитештеру өчен компаундирование җайланмасын китеру күздә тотыла), сызыкча альфа-олефиннарны җитештерүне модернизацияләү проекты өчен «Нижнекамскнефтехим» ААҖ һәм «Линде АГ» компаниясе арасында монтаж эшләренең техник контролен булдыру каралган контракт.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов
«Нижнекамскнефтехим» ААҖ күргәзмәсе белән танышу кысаларында пластмасса буенча "Gesamtverband Kunststoffverarb Industiee" Баш сәнәгать полимер материаллар һәм инженерлы пластик җитештерүчеләр өлкәсендә дөньякүләм лидерларның экспозицияләре белән танышты: "Lyondell Basell Industries" (дөньяда иң зурлардан саналган полипропилен һәм югары технологияле полиолефиннар җитештерүче компания), "Sabic" (югары сыйфатлы каучук, композитлы материаллар, структур япмалы прокат җайланмаларын эшләп чыгаручы компания), "Вraskem" (биологик рәвештә таркала торган полимерларны җитештерүче компанияләренең лидеры), "Саbot" (резина һәм пластмассадан җитештерелгән җайланмалар эшләп чыгарган компания).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International