24 октябрьдә "Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча" Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышы узачак. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Д.О.Рогозин уздыра.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе урынбасары Иван Харченко, Хәрби заказ буенча Федераль хезмәте директоры Александр Потапов, ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүде министры Равиль Зарипов, "Ростехнологии" Дәүләт корпорациясенең генераль директоры Алексей Алешин, Россия Федерациясе төбәкләре вәкилләре, оборона–сәнәгать комплексы оешмаларының җитәкчеләре катнаша.
Программа кысаларында "КАПО-Композит" ЯАҖ, " С.П. Горбунов исем. КҖБ"ның укыту – җитештерү үзәгенә бару, "КАИ-ЛАЗЕР" машина төзүнең инновацияле лазер технологияләре инжиниринг үзәген презентацияләү каралган.
"Казан вертолетлар заводы" ААҖдә Татарстан Республикасында урнашкан оборона– сәнәгать комплексының оешмалары һәм республика уку йортларының күргәзмәсе, инновацияле инжиниринг үзәге – “Наукоград” "Швабе"ААҖ корпоратив–университеты һәм “ICL – КПО ВС” презентациясе оештырылачак. Беларусь Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы оборона– сәнәгать комплексы оешмаларының хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәле 2 утырыш узачак. Утырышта “2012–2015 елларга каралган Беларусь Республикасы белән Россия Федерациясенең оборона– сәнәгать комплексы оешмалары арасындагы хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен активизацияләү Программасын реализацияләү” һәм "Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча" Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең утырышы каралган.