ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2013 ел
шимбә
2013 елның 14 ноябрендә Түбән Кама районында “Эшче яшьләр иҗаты”ның Республика телевизион фестиваленең беренче зона туры башланып китте. Фестивальдә «КАМАЗ», «АЛАЗ», «Түбән кама нефтехим», «Татнефть-Нефтехим», Түбән Кама ТЭЦы, Чистай элект челтәре, Зәйнең ГРЭСы һәм башка командалар составында 100 артык катнашучы чыгыш ясаячак.

15
ноябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә күренекле авиаконструктор А.Н.Туполев тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Тантаналы җыелышта Казанның авиация предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ветераннар, галимнәр һәм укытучылар, КНИТУ-КАИ студентлары, мәктәп һәм лицей укучылары катнаштылар.
Тантаналы чаралар кысаларында, күренекле авиаконструктор А.Н.Туполевның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә «Туполев» ААҖ җитештергән самолет модельләре һәм укучылар ясаган авиа модельләр тәкъдим ителде. Җыелыш барышында әлеге тармак ветераннарына бүләкләр тапшырылды.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “ЗМ” компаниясе заводының нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Әлеге тантана “Алабуга” махсус икътисади зонада узды. Бу чарада РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев, «3М Россия» ЯАҖ предприятиесе генераль директоры Тимоти Аллен Кениг катнашты.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 10–12 ноябрендә Бурятия Республикасы Башлыгы – Бурятия Республикасы Хөкүмәте рәисе Вячеслав Наговицын җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасына килде. Делегация составында – Бурятия Республикасы Халык Хуралы рәисе, Бурятия Республикасы Халык Хуралы депутатлары, Бурятия Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, тармак министрлыклары һәм ведомствалар җитәкчеләре, предприятиеләр директоралары.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 7–8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Ростов өлкәсендә булачак. Визитта Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашачак.
Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты кысаларында Ростов өлкәсенең эре сәнәгать предприятиеләре белән танышачак, татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашачак.

7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
7 ноябрьдә Венесуэла Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Хуан Висент Паредес Торреалб җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасына килде.
Визитның максаты – Венесуэла Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында мәгариф, машина төзелеше һәм авиатөзелеш өлкәләрендәге хезмәттәшлек мәсьәләләрен хәл итү. Делегация “Казан вертолет заводы” ААҖ белән танышты. Боливариан Республикасы Венесуэланның Россиядәге Илчелегенең энергетика мәсьәләләре буенча министр–киңәшчесе Хоглис Мартинес Нуньес Казан федераль университетында “Латин Америкасының яңа геосәясәтендә Венесуэла” исемле лекция белән чыгыш ясады.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 5 – 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы катнашында Татарстан Республикасы делегациясенең Америка Кушма Штатларына эш сәфәре булачак.
Визит кысаларында Мемфис шәһәренең Сәүдә – сәнәгать палатасында Америка Кушма Штатларының эшлекле даирәләре белән очрашу, Татарстан Республикасының сәүдә– икътисад потенциалы презентациясе, Берләшкән Милләтләр Берлеге Департаментында сатып алу буенча сөйәшүләр булачак. Татарстан Республикасында инвестицион проектларны үстерү буенча «FedEx Corporation», “Khronos Energy Solutions”, “ExIm Bank” вәкилләре белән очрашулар һәм «СМАРТ Сити Казань» технополисы проектында Америка компанияләренең катнашуы турында эшлекле сөйләшүләр булачак дип көтелә.

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
30 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р.Фәттахов Мәскәү эшкуарлары белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм оешмаларының вәкилләре катнашты.
Мәскәү эшкуарларының Казанга килү максаты – Татарстан Республикасы белән төрле эшчәнлек тармакларында хезмәттәшлекне җайга салу.
31 октябрьдә эш визиты кысаларында Мәскәү делегациясе су төрләре Спорт Сарае, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – “ИТ-парк”, “Идея” Технопаркы, Казан инфрастуктурасы белән танышты.
30 октябрьдә министрлыкта коррупциягә каршы Комиссиянең утырышы узды. Утырышта “көнкүреш коррупциясе”н азайту буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, дәүләт хезмәткәрләре катнашында мәнфәгатьләр каршылыкларын ачыклау очраклары турында фикер алышынды, министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан 2013 елда тапшырылган мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрнең тулылыгын һәм дөреслеген тикшерү планнары да бәян ителде.
Утырышта шулай ук ришвәт алу яки тапшыру өчен җинаять җаваплылыгы һәм юридик заттан законсыз бүләкләнү өчен административ җаваплылык турындагы Белешмәлек каралды.

28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

27 – 30 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасына Чечен Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары  Х.С.Хәкимов җитәкчелегендә эш сәфәре белән Чечен Республикасы делегациясе килде. Делегациянең  максаты –   Татарстан Республикасының эшчәнлек тармаклары, шул исәптән, инвестицион һәм класер сәясәте, территорияләр үсеше, траспорт, мәгълүмат технологияләре белән танышу.

Сәфәр кысаларында делегация «Химград» технополисы, «Данафлекс-Нано» ЯАҖ, «Казань-Арена» футбол стадионы, су  төрләре спорт Сарае, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – “ИТ-парк”, “Алабуга” МИЗ һәм «ЕлАЗ» ААҖ «ПО «ЕлАЗ»  белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International