“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесендә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү мәсьәләләре каралды.

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

17 октябрьдә  Сәнәгать һәм сәүдә  министры урынбасары – оештыру комитеты рәистәше  Рашат Фәттахов  “Татарстан Республикасының иң яхшы  товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре”  республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына әзерләнү максатыннан, эшче төркем утырышы үткәрде.

Киңәшмәдә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм «Татарстан Республикасында  стандартлашу, метрология һәм сынау дәүләт региональ үзәге» Федераль  бюджет оешмасы вәкилләре катнашты.  Утырышта 2013 елның  28 ноябрендә республика бәйгесендә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү мәсьәләләре каралды.

2013 елда булып узган “Татарстан Республикасының иң  яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре”  бәйгесе  нәтиҗәләрендә  лауреат  исемлеген 181 прдукция һәм хезмәт  күрсәтү  исемлеге яулады, I  дәрәҗәле дипломантлар – 181, II  дәрәҗәле  дипломанталар – 60.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International