Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды
2013 елның 25 октябре, җомга
24 октябрьдә "Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча" Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Д.О.Рогозин катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында катнашучылар Татарстанның кайбер предприятиеләре һәм профессиональ белем бирү учреждениеләре белән таныштылар. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе урынбасары Иван Харченко һәм башка рәсми комиссиянең башка әгъзаларына "КАПО-Композит" заводында композит материалларыннан җитештерелгән эшләнмәләр тәкъдим ителде. "КАПО-Композит"ны кадрлар белән тәэмин итү өчен завод Казанның шул профильдәге мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итә.
Дмитрий Рогозинга һәм комиссия әгъзаларына Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсенең укыту-җитештерү үзәгендә урнашкан “КАИ-лазер” инжиниринг үзәген презентацияләү үткәрелде. Лазер технологияләре үзәге белән танышу барышында комиссия әгъзаларын “IPG Photonics” компаниясенең лазер станоклары белән таныштырдылар. Оборона – сәнәгать комплексы предприятиеләренең кадрлар әзерләү буенча Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ катнашындагы проектларының презентациясе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозинга “Сакчыл җитештерү” технологияләрен Татарстан Республикасында файдалану тәҗрибәсе турында хәбәр итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.Рогозин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, хәрби –сәнәгать комплексы вәкилләре Зеленодольск шәһәрендә Горький исемендәге завод хезмәткәрләре өчен төзеләчәк өйнең нигезенен салуда катнаштылар.
Горький исемендәге заводның укыту үзәгендә Дмитрий Рогозинга предприятиеләр өчен һөнәри белгечләр әзерләү системасы күрсәтелде.
Казанның вертолет заводында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозинны Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оборона–сәнәгать комплексы предприятиеләренең күргәзмәсе белән таныштырды.
«Радиоприбор» заводы җитәкчелеге предприятие өчен кадрлар әзерләү системасы, эшче һөнәрләр буенча кадрлар әзерләүнең яңа юнәлешләре турында сөйләде. Дмитрий Рогозин шулай ук «ПОЗИС», «Казан дары заводы», балаларның техник иҗаты күргәзмәләре белән танышты.
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин көннең икенче яртысында “Казан вертолет заводы” ААҖ базасында Хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышын уздырды. Анда илнең оборона-сәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү хакында сүз барды. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары 2014 елның язында Казанда оборона –сәнәгать комлексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында «Сакчыл җитештерү» мәсьәләләре буенча киңәшмә узачагы турында хәбәр итте.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков үзенең чыгышында оборона–сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсенең кискен торуы турында әйтеп узды. Татарстанда оборона–сәнәгать комплексына караган 13 предприятие һәм 20 фәнни–тикшеренү институты урнашкан. Республика Хөкүмәте башлыгы оборона–сәнәгать предприятиеләренә киләчәктә дәүләт заказлары һәм уңай үсеш перспективалары барлыгын ассызыклады.
Утырышта катнашучылар югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә Казан вертолет заводының уңай тәҗрибәсе белән таныштылар.
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оборона–сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләренә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы кысаларындагы чараларны югары дәрәҗәдә уздырулары өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз