Алабугада тулы цикл технологиясе буенча җыелган беренче Ford Kuga кроссоверы конвейердан төшүгә багышланган тантаналы чара узды

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
16 октябрьдә “Алабуга” МИЗда “Форд-Соллерс” уртак предприятиесендә тулы цикл технологиясе буенча җыелган беренче Ford Kuga кроссоверы конвейердан төшүгә багышланган тантаналы чара узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, «Форд Соллерс» президенты Тед Каннис, “Соллерс” ААҖ генераль директоры Вадим Швецов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, СП «Форд Соллерс» башкарма директоры Адиль Ширинов, махсус кунак – “Ford Motor Company” директорлары советы рәисе Билл Форд катнаштылар.
Илдар Халиков, яңа җитештерүнең башлануы белән котлап, ТР Президенты исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Илдар Халиков ассызыклавынча, “яңа җитештерүне башлап җибәрү – ул вакытта тормышка ашарлык матур хыял кебек кабул ителде, ә бүген без бу хыялның чынга ашуын күрәбез. Биредә яңа автомобиль модельләре җитештерелә, яңа эш урыннары булдырылды. Татарстанлыларга һәм россиялеләргә дөнья дәрәҗәсендәге заманча компаниядә эшләү мөмкинлеге бирелде”.
Сәламләү сүзендә «Форд Соллерс» президенты Тед Каннис “бу җитештерүнең ачылуы – «Форд Соллерс» компаниясе тарихында зур вакыйгаларның берсе. Россиядә бу автомобильне җитештерү безне бик рухландыра”.
Тантана кунакларына җитештерүнең видеотрансляциясе һәм тулы цикл технологиясе буенча җыелган беренче Ford Kuga кроссоверы күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International