ТР делегациясенең Германиягә эш сәфәре йомгаклары игълан ителде

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
2013 елның 22 октябрендә ТР Министрлар Кабинетында “ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә делегациянең Германиягә эш сәфәре йомгаклары” брифингы узды. Брифинг утырышында ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев катнашты.
Равил Зарипов сүзләренә караганда, “Германия Татарстанның стратегик әһәмиятле партнерларының берсе. Соңгы 5 ел эчендә ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме 1,8 тапкырга үсеп, 2012 елда 1 млрд евродан артык булган, ә агымдагы елның беренче яртысында 475 млн. евро тәшкил иткән. Бүген Татарстанда Германия инвесторлары катнашындагы 82 сәүдә предприятиесе теркәлгән.
15 –17 октярьдә ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә делегациянең Германиягә эш сәфәре кысаларында булып узган чараларны бәяләгәндә, Равиль Зарипов, “Төньяк Рейн–Вестфалия һәм Тюрингия федераль җирлегенең икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышканда, төрле өлкәләрдә ике арадагы файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга багышланган мәсьәләләр буенча фикер алышу булды”, – дип искәртте.
15 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “RED Аircraft” компаниясенең югары технологияле авиа двигательләр эшләп чыгаручы һәм җитештерүче завод эшчәнлеге белән таныштылар. Танышу барышында “RED Аircraft” компаниясендә “RED A03 V12” дизель двигателе презентациясе үткәрелде. “RED Аircraft” компаниясе Татарстанда инженер үзәген булдыру мөмкинлеген күзаллый.

16 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация Германия Федератив Республикасына сәфәр кысаларында XIX Халыкара "К-Меssе" пластмасс һем каучук күргәзмәсе белән танышты.
Дюсельдорфта "К-Меssе" күргәзмә мәйданы дөньяда иң зур химик технологияләр экспозициясе. Күргәзмәдә күптөрле стандарт һәм заказ белән генә эшләнә торган жиһазлар тәкъдим иткән эре халыкара концерннар белән беррәттән, кече предприятиеләр белән дә танышып була.
"К-Меssе" Халыкара пластмасс һәм каучук кургәзмәсендә нефть, газ, химия өлкәләрендә эшли торган республика предприятиеләре катнаша. Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан делегациясенең вәкилләре республика предприятиеләренең, шул исәптән, «Казаньоргсинтез» ААҖ һәм «Нижнекамскнефтехим» ААҖ стендларын карадылар, Татарстан Республикасы партнерлары – “KraussMaffei Berstorff”, “BASF”, “DSM” кебек чит ил компанияләренең экспозицияләре белән таныштылар.
Кургәзмә белен танышу барышында ике яклы хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды: «Казаньоргсинтез» ААҖ һәм "Сореrion Gmbh" компаниясе арасында (документта заводка түбән басымлы полиэтиленны җитештеру өчен компаундирование җайланмасын китеру күздә тотыла), сызыкча альфа-олефиннарны җитештерүне модернизацияләү проекты өчен «Нижнекамскнефтехим» ААҖ һәм «Линде АГ» компаниясе арасында монтаж эшлеренең техник контролен булдыруга кагылышлы килешү.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нижнекамскнефтехим» ААҖ күргәзмәсе белән танышу кысаларында полимер материаллар һәм инженерлы пластик җитештерүчеләр өлкәсендә дөньякүләм лидерларның экспозицияләре белән танышты: "Lyondell Basell Industries" (дөньяда иң зурлардан саналган полипропилен һәм югары технологияле полиолефиннар җитештерүче компания), "Sabic" (югары сыйфатлы каучук, композитлы материаллар, структур япмалы прокат җайланмаларын эшләп чыгаручы компания), "Вraskem" (биологик рәвештә таркала торган полимерларны җитештерүче компанияләренең лидеры), "Саbot" (резина һәм пластмассадан җитештерелгән җайланмалар эшләп чыгарган компания).
16 октябрьдә Ландтага бинасында (Төньяк Рейн–Вестфалия җирлеге Парламенты) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн–Вестфалия җиренең икътисад, сәнәгать һәм энергетика министры Гарельд Дуин белән очрашу үткәрде. Очрашу нәтиҗәсендә яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру максатыннан, “юл картасы”н эшләү буенча эш төркемен булдыру турында килештеләр.
Дюсельдофта Татарстан Республикасы делегациясе “Broetje Automation GmbH” компаниясенең җитәкчелеге белән очрашты (авиа төзелеш технологияләре). Дортмунд шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе “DASA” күргәзмәсе белән танышты (хезмәтне саклау буенча «DASA Working World Exhibition» немец күргәзмәсе).
17 октябрендә ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер–министры Кристина Либеркнехт белән булган очрашуда катнашты. Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Тюрингия арасында үзара хезмәттәшлекне үстерүгә уңайлы мөмкинлекләр булуын ассызыклады.
Очрашу барышында Тюрингия Премьер–министры Кристина Либеркнехт Татарстан делегациясе сәфәренә бизнес – даирәләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның зур кызыксыну белән карауларын белдерде. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Либеркнехтка Тюрингиягә чакыру, төбәк белән танышу, шулай ук Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Тюрингия хезмәттәшлеген үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар, дип ассызыклады.
Шулай ук Эрфурт шәһәрендә (Тюрингия җире) эшлекле сәфәр программасы кысаларында Татарстан делегациясенең “RUAG Aerospace” компаниясенең вәкилләре белән очрашуы булды. Очрашуда “RUAG Aerospace Services GmbH” компаниясенең генераль директоры Александр Мюллер модернизацияләнгән һәм камилләштерелгән пассажирларны йөртү һәм йөк ташу өчен “Dornier 228” турбовинтлы самолетның презентациясен үткәрде.
Очрашу барышында “RUAG Aerospace” һәм республиканың сәнәгать предприятиеләре белән авиатөзелеш өлкәсендә кооперация мөмкинлеге хакында да сүз барды.
Эрфуртта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия федераль җиренең икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг «Тюрингия Татарстанны каршы ала» икътисадый форумы ачылышында катнашты. Форум Татарстан һәм Тюрингия дәүләт хакимияте һәм бизнес вәкилләрен җыйды. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Тюрингия партнерларына республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалы презентациясен үткәрде, Татарстан һәм Тюрингия арасындагы хезмәттәшлекнең торышын һәм перспектив юнәлешләрен билгеләде. Презентация барышында Равил Зарипов Татарстан белән Германия арасында булган мөнәсәбәтләре күп юнәлешле стратегик партнерлылык характерында булуын ассызыклады. Равил Зарипов әйтүенчә, ике арада булган машина төзү, химия, нефтехимия, фәнни–техник һәм инфестицион өлкәләрендәге проектлар үзара файдалы хезмәттәшлек өчен иң өметлеләре булып тора. Икътисадый форум кысаларында Татарстан һәм Тюрингиянең эшлекле даирәләре күп төрле очрашуларда һәм тематик түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар.
Татарстан Республикасы делегациясе Тюрингия федераль җиренә сәфәре барышында “Эрфуртский крест” сәнәгать зонасында, Ильменау шәһәренең Техник университетында булды.
“Эрфуртский крест” икътисадый зонасы үзендә югары технологияләр өлкәсендә эшли торган эре транснациональ компанияләрнең җитештерүләрен туплый. Бүгенге көндә сәнәгать зонасы территориясендә мондый 80 компания тәкъдим ителгән.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингиянең икътисадый үсеш Агентлыгы җитәкчеләре белән “Эрфуртский крест” икътисадый зонасына охшаш булган сәнәгать мәйданнарына инвесторларны тарту, Германия тәҗрибәсен кулланып, инвесторларның чыгымнарын субсидияләү, ярдәм итү программалары һәм ташламалар мәсьәләләренә Татарстанның зур кызыксынуын белдерде.
“Ильменау” техник университетында фән даирәләре һәм Тюрингия белән Татарстанның мәгариф оешмалары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл булды. Бүгенге көндә Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ белән “Ильменау” техник университеты Германия-Россия яңа технологияләр институтын төзү белән мәшгуль. Татарстан делегациясе Тюрингия җире җитәкчеләре ярдәмендә “Ильменау” Университеты каршында төгәл тикшеренүләр үткәрү өчен Тюрингия Инновацияле мобиль Үзәгенең эшчәнлеге белән танышты.
ТР Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов “Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясенең Германиягә эшлекле сәфәре төрле өлкәләрдәге эшчәнлекне үзара файдалы хезмәттәшлекне арттыруга җитди этәргеч булып тора”,– дип ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International