2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Икътисадый совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, Штаб җитәкчесе урынбасары Равил Зарипов рәислегендә Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Штаб утырышы узды.
Штаб утырышында катнашучылар 2014 елда янгынга каршы периодны үткәрү өчен әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Штаб утырышында республиканың ягулык- энергетика предприятиеләре җитәкчеләре хисапларын тыңладылар («Сетевая компания» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Газпром Трансгаз Казань» ҖЧҖ һәм башкалар), Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм башкалар.
2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи әфәнде белән булган очрашуда канашты.
Очрашу кысаларында Татарстан белән Иран арасында сәүдә- икътисадый хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышынды.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли, һәм ул Иранның Казандагы консуллыгының зур ролен билгеләп үтте.
Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи шулай ук Иран ягының тулаем Россия белән һәм, аерым алганда, Татарстан белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерәсе килүен белдерде. Илче фикеренчә, Татарстан белән Иранның үзара багланышлар өчен перспективалары зур.
2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Тирьякиләр» компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Мехмет Тирьяки әфәнде белән булган очрашуда шулай ук Татарстан Ресубликасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, «Тирсан Кардан» (Төркия) генераль директоры Джихансер Эртунч, «Тирсан Кардан» (Россия) генераль директоры Исмаил Алиев, «КИП «Мастер» ҖЧҖ генераль директор вазыйфаларын башкаручы Фарид Закиров катнашты.
2014 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиковның Кырым татарлары Мәҗлесе делегациясе белән булган очрашуда катнашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Җәләлов, Мәҗлес әгъзалары катнашты.
Татарстанга визит кысаларында Мәҗлес делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” чарасының тантаналы ачылышында катнашты. Делегация Болгар шәһәрен дә карады.2014 елның 26 -27 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты булды. Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер–министрның беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Татанефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар керде.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән булган очрашуда катнаштылар, шулай ук Төркмәнстанның дәүләт хакимияте ораганнары һәм компанияләре вәкилләре катнашында адреслы очрашуларда катнаштылар.
Казан вертолет заводы директорлар советы Председателе, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов коллегияда катнашучыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Коллегияда катнашучылар тармак үсешенең өстенлек алган юнәлешен реализацияләү йомгаклары нәтиҗәсендә 2013 елда җитди алга китешне билгеләп үттеләр Узган ел җитештерү көчендә инвестиция күләме 8,3 млрд сум тәшкил иткән, бу 2012 ел белән чагыштырганда 8,5% ка күбрәк. Компания инновацион потенциалны арттыруга юнәтелгән стратегияне шулай ук тотуны дәвам итә.2014 елның 25 апрелендә Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Россия Федерциясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы булды. Киңәшмәдә “Ростех” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Идел буе федераль субъектлары башлыклары һәм хәрби-сәнәгать оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә сакчыл производство буенча ике көнлек конференциягә нәтиҗә ясады, ул хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларында сакчыл җитештерү системасын кертү һәм дәүләт оборона заказы өлкәсендә монополиягә каршы таләпләрне гамәлгә кертү мәсьәләләренә кагылды. 2014 елның 24-25 апрелендә Чаллыда “КАМАЗ” һәм IT- парк мәйданчыкларында “Оборона сәнәгате комплексы оешмаларына сакчыл җитештерү системаларын кертү” конференциясе
узды.
Конференцияне оештыручылар – Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “КАМАЗ” ААҖ, Чаллының һәм “Кама арты” регионының Сәүдә- сәнәгать палатасы, “Огропром институты” автономияле коммерцияле булмаган оешма.
IT- паркта Лин-конференция кысаларында мастер –класслар үткәрелде.