Татарстан белән Төркмәнстан арасында хезмәттәшлек үсә

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

2014 елның 26 -27 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты булды.  Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер–министрның беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Татанефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар керде.

Визит кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән булган очрашуда катнаштылар, шулай ук Төркмәнстанның дәүләт хакимияте ораганнары һәм компанияләре вәкилләре катнашында адреслы очрашуларда катнаштылар.

Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов ассызыклаганча, “Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләр – партнерлыкның яхшы мисалы булып тора. Төркмәнстан Россия Федерациясенең күп кенә регионнары белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырды, ләкин Татарстан аерым урын биләп тора”.

Аның әйтүенчә, яклар энергетика һәм нефтехимия тармагында хезмәттәшлек итү белән кызыксына. Төркмәнстан ягы шулай ук «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен Төркмәнстанга китертүдәге хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына.

Төркмәнстан Президенты мәдәни–гуманитар хезмәттәшлек итүне мөһим тармак дип билгеләде. Ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Татарстан Республикасы вузларында төркмәнстан студентларын укыту мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде. Хәзерге вакытта Татарстанда 900 артык төркмәнстан студенты белем ала.

Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүдәге Казанның тәҗрибәсен уникаль дип атады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендәге кооперация элемтәләрен үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Казанда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем утырышын үткәрергә тәкъдим итте.

Шул исәптән, Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре булып, зургрузлар базасындагы махсус техника җиһазларын, шулай ук пассажирлар транспортын газ моторлы ягулык системалары белән тәэмин итү буенча «КАМАЗ» заводы проекты тора.

Визит барышында Татарстан Республикасы белән Төркмәнстан арасында ике яклы хезмәттәшлек итү турында документларга кул куелды: Әлмәт белән Балканабад шәһәрләре арасында хезмәттәшлек итү һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, побратимлык турында Килешү, Татарстан Республикасы Сәүдә–сәнәгать палаты белән Төркмәнстанның сәүдә–сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү.

Татарстан Республикасы делегациясе шулай ук Төркмән атына багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International