Чаллы шәһәрендә Россия Федерциясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы узды

2014 елның 26 апреле, шимбә

2014 елның  25 апрелендә  Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Россия Федерциясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы булды. Киңәшмәдә “Ростех” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Идел буе федераль субъектлары башлыклары һәм хәрби-сәнәгать оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә сакчыл производство буенча ике көнлек конференциягә нәтиҗә ясады, ул хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларында сакчыл җитештерү системасын кертү һәм дәүләт оборона заказы өлкәсендә монополиягә каршы таләпләрне гамәлгә кертү мәсьәләләренә кагылды. 
         Дмитрий Рогозин киңәшмәне ачып, хәзерге вакытта Россиядә Европа культуралы җитештерү булдыру мәсьәләсе бик кискен тора, дип билгеләде.
Аның хәбәр итүенчә, 2020 елга оборона комплексы яңадан кораллану проблемасын хәл итәргә тиеш. Шуның белән бергә ул тагын бер мәсьәләгә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең төп бурычларының берсе – илне индустрияләштерүгә басым ясады. Дмитрий Рогозин фикеренчә, бу проблемалар Лин-технологияләрне исәпкә алып хәл ителергә тиеш.
            Татарстанда республика җитәкчелеге ярдәме белән сакчыл производство алымын кертү буенча озын сроклы максатчан программа тормышка ашырылган. Лин-технологияләрне кертүдән килгән икътисадый нәтиҗә узган ел республика буенча 6 млрд сум тәшкил иткән.
Т
атарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, Татарстанда Лин-технологияләрне кертү буенча эшкә социаль өлкәдәге һәм икътисадның төрле тармакларындагы предприятиеләр һәм оешмалар керешкән. Соңгы дүрт елда бу программма кысаларында 5 меңнән артык эшче укытылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International