ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә

 2014  елның 22-23 апрелендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Росссиянең Сәүдә- сәнәгать палатасы ярдәмендә,  «Экспоцентр»  үзәк күргәзмә комплексы һәм Россиянең текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берләшмәсе тарафыннан оештырылган «Легпромфорум-2014» I халыкара тармак форумы узды.
Форум эшендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов, федераль һәм региональ башкарма хакимият  органнары, эшмәкәрләр оешмалары, предприятиеләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы ягыннан - Татарстан Республикасы Сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, республиканың текстиль һәс җиңел сәнәгать хезмәткәрләре профоюзы Федерациясе, Казан милли – тикшеренү технологик университетының җиңел сәнәгать технологияләр, мода һәм дизайн  Институты вәкилләре һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты (“Бөгелмә тегү фабрикасы”, «ГИАРА» ҖЧҖ, «Карлен» ААҖ, «Петро» ҖЧҖ).

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов үзенең чыгышында, җиңел сәнәгать өлкәсендәге проблемаларга тукталды. Ул хәзерге вакытта җиңел сәнәгать оешмаларына дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелүе турында хәбәр итте.  

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 24 һәм 25 апрелендә Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин катнашында Лин–конференция һәм “Оборона –сәнәгать комплексы оешмаларына сакчыл җитештерү системасын кертү турында” Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе күчмә утырышы узачак.
Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КАМАЗ» ААҖ, «Сәнәгатьне оештыру институты» автономияле коммерцияле булмаган оешма, Чаллы шәһәренең һәм «Кама арты» регионының Сәүдә–сәнәгать Палатасы.
Лин –конференция һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе күчмә утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе әгъзалары, федераль һәм республика хөкүмәтенең башкарма органннары җитәкчеләре һәм вәкилләре, хәрби–сәнәгать комплексы предприятиеләренең җитәкчеләре, “Сакчыл җитештерү” өлкәсендәге экспертлар катнашачак.
Татарстан Республикасына Лин–технологияләрен кертү тәҗрибәсе турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясыячак.
Равил Зарипов ассызыклаганча, “быел үткәрелгән Лин–конференциясе һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе күчмә утырышы республикада һәм Россиядә “Сакчыл җитештерү” методикасын үстерүгә һәм кертүгә яңа этәргеч булачак. Алдынгы сәнәгать мәйданчыкларында тәҗрибә белән уртаклашу гамәлгә керергә тиеш. Федераль һәм региональ дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең, икътисад секторының вәкилләре һәм экспертларның утырышта катнашуы илнең предприятиеләренә, шул исәптән, хәрби–сәнәгать комплексындагы предприятиеләренә Лин–технологияләрен системалы рәвештә кертү эшчәнлегенә ярдәм итәчәк”.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ЧТПЗ директорлар Советы рәисе Александр Федоров белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында “АЛНАС” заводы үсеш перспективалары турында сөйләштеләр.

18
апрель, 2014 ел
җомга
2014 елның 15–18 апрелендә Бахчисарай районы советы рәисе Валентина Крашкина җитәкчелегендәге Кырым Республикасы Бахчисарай районы делегациясенең Татарстан Республикасына визиты узды.
Делегация составында – Бахчисарай дәүләт администрациясе рәисе беренче урынбасары Г.П.Пехарь, Бахчисарай дәүләт администрациясе рәисе урынбасары Кныр И.И., район администрациясе җитәкчеләре, “Бахчисарай тарихи–мәдәни тыюлыгы” Кырым Республикасы учреждениясе генераль директоры Әбләлимова Э.Н., «Инфо-сервис» коммуналь предприятиесе директоры Касаткин Д.А. һәм башкалар иде.
Визитның максаты – Татарстан Республикасы башкарма һәм муниципаль органнары вәкилләре белән нәтиҗәле элемтәләр урнаштыру, Татарстан Республикасы муниципаль хакимият органннары эшчәнлегенең тәҗрибәсен өйрәнү, ике яклы хезмәттәшлек итүнең перспективалы юнәлешләрен турында фикер алышу.
Кырым Республикасы Россия Федерациясе составына керүе кысаларында Татарстан Республикасына Кырым Республикасының Бахчисарай райны беркетелгән. Максаты– районга методик һәм матди ярдәм күрсәтү.
Эшлекле визит кысаларында Кырым Республикасы Бахчисарай районы делегациясе Татарстан Республикасы министрлыклары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очраштылар.
Кунаклар Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы эшчәнлеге, икътисадый потенциалы белән таныштылар. Татарстан коллегалары белән берлектә делегация вәкилләре Зеленодольск муниципаль райны администрациясе структур бүлекчәләре эшчәнлегенең юнәлешләрен өйрәнделәр.
Делегация “Горький исем. Зеленодольск суднотөзелеш заводы”н, “Зеленодольск сщт эшкәртү комбинаты”н, “Майский” теплица комбинатын карадылар. Татарстан Республикасына визит кысаларында делегация өчен Татарстан Республикасының предприятиеләре – «Ай-Пласт», «Экотехпром Казань», «МультиПласт», «СК Казан заводы», «Lakko» буялар фабрикасы, «Техстрой», «СафПласт» вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча сөйләшүләр узды.
Кунаклар Иске татар бистәсен, Казан Кремлен, Кол Шәриф мәчетен, Благовещение Соборын карадылар һәм Раиф монастырена бардылар.
Делегация вәкилләре Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясенең сайлау комиссиясе участковыйларның укыту семинарында катнаштылар.
Кырым Республикасы Бахчисарай районы делегациясе Татарстан Республикасы премьер–министр урынбасары– Министрлар Кабинеты Аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров белән булган очрашуда катнашты. Очрашу барышында Бахчисарай районына Татарстан Республикасының методик һәм матди ярдәм күрсәтүнең оператив мәсьәләләре каралды.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекинда узган Кытайның алдынгы дәүләт корпорацияләре – Кытай инвестицион корпорациясе һәм “Поли Груп” төркеме - җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “ТАИФ” ААҖ Директорлары советы Рөстәм Сүлтиев һәм “Газпром Межрегионгаз Казан” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков катнашты.
Делегация вәкилләренең Кытай инвестицион корпорациясе (CIC) президенты Ли Кепин белән очрашуында CIC ягыннан Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге турында сөйләшенде.
Рөстәм Миңнеханов “Поли Груп” компанияләре төркеме җитәкчелеге белән очрашуда билгеләп үткәнчә, “Поли Груп” Россиядә һәм Татарстанда яхшы таныш, компания белгечләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы оборона сәнәгатен яхшы белә.
Очрашуда катнашучылар, Татарстан һәм “Поли Груп” хезмәттәшлеге перспективаларын өйрәнү өчен, уртак эш төркемен булдырырга килештеләр.
Пекинга визит кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вәкиле Ян Цзечи белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов аңа әлеге сәфәр барышында делегациянең эше турында сөйләде. Ул Кытайда татарларга күрсәтелә торган игътибар өчен, Кытай Халык Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Мәгълүмат өчен:
Поли Груп” компанияләре төркеме – Кытай Халык Республикасының эре дәүләт корпорацияләренең берсе, дәүләт капиталы – 100%. Эшчәнлегенең төп юнәлеше – оборона продукциясен эшләү һәм тикшерү, чит илләр белән хәрби-техника хезмәттәшлеген алып бару.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кытайга визиты кысаларында Пекиндагы Россия Федерациясе Илчелегендә Кытайның эшлекле даирләләре өчен Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясе узды.
Россия Федерациясенең Кытай Халык Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Денисов презентацияне ачканда, Татарстанның Россия Федерациясе составындагы уникаль республика булуын, дөньяның башка дәүләтләре арасында үсеш дәрәҗәсе буенча конкурентлы булуын әйтте. Андрей Денисов Татарстан Республикасының шактый зур икътисадый мөмкинчелекләре булуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясе үткәрде. Министр шулай ук Татарстан белән Кытай предприятиеләренең хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында сөйләде. Шул исәптән, Казан вертолет заводы Кытайга 80 машина җибәрүе турында хәбәр итте. Хезмәттәшлек итүнең перспективалы юнәлешләре итеп, Равил Зарипов Кытай компанияләренең яңа эшләнгән һәм модернизацияләгән энергетика объектларын, шулай ук нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, транспорт һәм туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлек итү турында да билгеләп үтте.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 10 апрелендә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә "Хави Логистик Алабуга" ҖЧҖ һәм бер тапкыр гына файдаланыла торган савыт-саба һәм кәгазь төрү материаллары җитештерү буенча "Хухтамаки Фудсервис Алабуга" ҖЧҖ заводлары төзелешен башлап җибәрү тантанасы узды.
Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Хави Логистикс Европа» компаниясе президенты Халук Илкдемирчи, «Хухтамаки» компаниясенең Көнчыгыш Европа буенча вице-президенты Ким Аганимов, Россиядәге “McDonald’s” генераль директоры Алексей Семенов, “Алабуга” сәнәгать берләшмәсе махсус икътисадый зонасы” ААҖ һәм Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге катнашты.
“Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә төзергә планлаштырылган “Havi Logistics” компаниясенең җитештерү–тарату үзәге үз эченә азык–төлек продуктларын, савыт–саба һәм төрү материалларын җитештерүче предприятиеләрен туплый. Әлеге предприятие продукцияне ташучыларның товарларын сатып алучы буларак та, үз чиратында, ресторанннарга продукцияне китереп торучы ролен дә уйныячак.
Компаниянең төп клиенты – “McDonald’s” рестораннар челтәре. Склад комплексының тулаем мәйданы – 5 832 кв. м., административ – көнкүреш мәйданы– 1 080 кв. м., 53 эш урыны тәкъдим ителәчәк дип көтелә. Тарату үзәге компанияләр – клиентларның елына 25 500 тонн продукциясен эшкәртә алачак.
«Хухтамаки Фудсервис Алабуга» ҖЧҖ – бер тапкыр гына файдаланыла торган савыт-саба һәм кәгазь төрү материалларын җитештерүче икенче предприятие. “Huhtamaki” Фин компаниясе проектын гамәлгә ашыру кысаларында “McDonald’s” рестораннар челтәре өчен елына 641 млн. данә күләмендә кагәзьдән эшләнгән бер тапкыр кулланыла торган стаканнар җитештерүне булдыру көтелә. 20 эш урыны булачак, җитештерүне 2015 елда башлап җибәрү планлаштырылган.
2014 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисадый зонасында урнашкан "Серияле җитештерүләрне модернизацияләү фәнни-техник үзәге" ҖЧҖ заводында булды. Республика җитәкчесен Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Алабуга” сәнәгать – җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы”ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар озатып йөрделәр.
Заводның җитәкчелеге җитештерелә торган продукциянең махсус төрләре турында хәбәр итте (гофреланган торбалар, "УАЗ" машиналары өчен глушительләр һәм резонаторлар, "КАМАЗ"лар өчен нейтральләштерү системалары), шулай ук Евро 4 "КАМАЗ" автомобильләре өчен эшкәртелгән газларны чистарту системасы үрнәкләрен күрсәтте.
"Серияле җитештерүләрне модернизацияләү фәнни-техник үзәге" ҖЧҖ предприятиесе "Соллерс" ААҖ, "КАМАЗ" ААҖ чыгара торган автомобильләрнең эшкәртелгән газларын нейтральләштерү системаларын җитештерү буенча инновацион проектны гамәлгә ашыра. Әлеге проект 2012 елның июлендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы сәнәгать махсус икътисадый зоналары буенча эксперт советы тарафыннан хупланган.
"Татнефть" компаниясе "Архимед-2014" ХVII халыкара Мәскәү уйлап табулар һәм инновацияле технологияләр Салонында катнашты. Татарстан компаниясенең эшләнмәләре 34 бүләккә – 8 алтын, 17 көмеш, 9 бронза медаленә лаек булды.
Халыкара бәйгенең алтын медальләре белән НГДУ “Нурлатнефть” компаниясенең ике технологиясе, "Татнефть" ААҖ Бөгелмә механика заводының ике эшләнмәсе лаек булды, шулай ук НГДУ "Альметьевнефть","Елховнефть", "Татнефть", “ТатНИПИнефть” ААҖ компанияләре дә алтын медальләр белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында уйлап табуларны һәм рационализаторлык эшендәге актив эшчәнлеге өчен, "Татнефть" компаниясе регионнар Кубогы белән бүләкләнде, шулай ук компаниягә Салон эшен оештыру һәм үткәрү эшендәге активлыгы өчен махсус диплом тапшырылды һәм рәхмәт белдерелде.

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы белән Азәрбайҗан Республикасы арасында сәүдә–икътисад, фән–техника һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турындагы Килешү кысаларында, 2013 елдның декабрендә Татарстан Республикасы эшлекле даирәләрнең Азәрбайҗан Республикасына булган визиты нәтиҗәсендәге килешүләрне гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы тарафыннан 2014 елның 7 –10 апрель көннәрендә стратегик үсеш буенча вице–президент Тофик Гахраманов җитәкчелегендәге “SOCAR” Азәрбайҗан Республикасы Дәүләт нефть компаниясе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты оештырылды.
Татарстан Республикасына визит программасы кысаларында “SOCAR” делегациясе өчен «Татнефть» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, «Нижнекамск-нефтехим» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «ЕлАЗ»сәнәгать берләшмәсе» ААҖ, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «КМПО» ААҖ, Казан милли тикшеренү технология университеты җитәкчелеге белән, шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика предприятиеләре белән очрашулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International