ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 23-25 июнендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Франциягә эш визитында катнаша.
Визит кысаларында Сент-Етьендагы Милли Инженер Мәктәбенә бару, аддитив җитештерү технологияләр платформасы белән танышу, оригиналь системалар уйлап чыгаручы һәм роботехникада эшәүче Berthiez SAS компаниясенә бару планлаштырыла.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге белән очрашулар уздырачак, эшлекле форумда катнашачак, бу форумда Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы күрсәтеләчәк, шулай ук Лион Технологик паркында һәм Renault Trucks двигательләр заводында булачак.
«2013-2015 елларда Татарстан Республикасында сәүдә, җәмәгать туклануын һәм көнкурешне тәэмин итүне үстерү” озак сроклы максатчан программаны кабул итү турында» 2012 елның 16 ноябренең 994 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү йөзеннән, 2014 елның май-июнь айларында республика муниципаль берәмлекләренең җәмәгать туклануы предприятиеләрендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли ашлар Көнен уздырдылар.
Милли ашлар Көне Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Әгердҗе, Актаныш, Алексеевск, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Зеленодольск, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Норлат, Саба, Сарман, Спасс, Тәтеш, Черемшән һәм Ютазы муниципаль районнарында оештырылды.

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

21 июнь көнне Казанда гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Мирный поселогындагы Каенлыкта уздырылучы Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Казан мэры Илсур Метшин, Стамбул мэры Кадыйр Топбаш һәм башкалар катнашты. Бәйрәм чараларына күпсанлы Казан халкы һәм мәркәзебез кунаклары килде.

Мәртәбәле кунаклар визиты Татарстан Республикасы мунициципаль районнары оештырган Сабантуйның традицион милли өй яны хуҗалыкларын караудан башладылар. Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Патрушев Кукмара, Балык Бистәсе районнары оештырган өй яны хуҗалыгын, халык һөнәрләре осталары эшен күзәттеләр. 

20
июнь, 2014 ел
җомга
Татарстанның социаль–икътисадый үсеш стратегиясе – республика предприятиеләре алдында торган приоритетлы мәсьәләләрнең берсе. Ул җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм продукциянең конкурентлылык дәрәҗәсен үстерүне кузаллый. Әлеге күренеш, бурычларны гамәлгә ашыру векторы булып, алдынгы идарә итү технологияләрен, шул исәптән, “Сакчыл җитештерү” (“Лин–технологияләр”) методикасын гамәлгә ашыруны истә тота. Россиядә “Сакчыл җитештерү” күпъеллык максатчан программаны кертү һәм гамәлгә ашыру буенча Татарстан Россия Федерациясе регионнары арасында лидерлыкка чыкты. Нәкъ менә Татарстанда (Чаллы шәһәрендә) Лин–конференция һәм “Оборона сәнәгате комплекслары оешмаларында “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү турында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Хәрби–сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы узды. Республика предприятиеләрендә Лин–технологияләр куллану тәҗрибәсе, “Сакчыл җитештерү” агымының нәтиҗәләре һәм перспективалары хакында “Татарстан хәбәрләре” газетасы корреспондентына Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җиткерде.
2014 елның 20-21 июнь көннәрендә Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев җитәкчелегендәге Свердловск өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты уза.
Делегация составында – Свердловск өлкәсе Хөкүмәт рәисе урынбасарлары Александр Петров һәм Азат Салихов, Свердловск өлкәсе закон чыгару собраниесе депутаты Альберт Абзалов, Свердловск өлкәсе икътисад министры Андрей Ноженко, Урал Сәүдә - сәнәгать палатасы президенты Андрей Беседин, Свердловск өлкәсендәге Татарстан Республикасының даими вәкиле Ринат Садриев, Свердловск өлкәсе хакимият органнары вәкиләре, Свердловск өлкәсе сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре.
Визит кысаларында Свердловск өлкәсе делегациясе «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге Технопаркка, «Химград» Технополисына, «Казань-Арена» футбол стадионына, спортның су төрләре Сараена барачак, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак эшлекле элемтәләр биржасында катнашачак.
Мәртәбәле кунаклар Сабантуй бәйрәмендә дә катнашачаклар.
21 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев белән очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәният өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә һәм 2015-2017 елларга Килешүне гамәлгә ашыру буенча Протоколга имза салу планлаштырыла.
2014 елның 19 июнендә Казанда Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуы кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инновацион потенциалы презентациясе узды. “Корстон” кунакханә сәүдә күңел ачу комплексы фойесында Татарстан Республикасының социаль- икътисадый казанышлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Россия Федерациясе Иминлек советы Секретаре Николай Патрушевка һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка Татарстан Республикасының социаль- икътисадый үсеш һәм республиканың сәнәгать потенциалы хакында Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сөйләде.
Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин озатып йөрделәр.

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 18 июнендә Казанга эш визиты кысаларында килгән Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров “Казан вертолет заводы”нда импортны алыштыру мәсьәләсе һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оборона сәнәгате комплексы предприятиеләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан ОСК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан, хөрмәтле кунаклар “КВЗ” ААҖ ахыргы җыю цехында булдылар. Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов “Ми-8”, “Ми-17”, “Ансат” вертолетларын, шулай ук яңа авыр вертолет прототибы “Ми-38”не дә карадылар.

18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 18 июнендә Казанда “Казан синтетик каучук заводы -Силикон” ААҖ яңа заводы төзелеше башлану хөрмәтенә завод территориясендә истәлек билгесе ачылды. Тантанада Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Внешэкономбанк” (Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы) дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Владимир Дмитриев, Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Казан синтетик каучук заводы” идарәсе рәисе Евгения Даутова, Татарстанның министрлыклар, ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре, укыту оешмалары вәкилләре катнашты.

17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 17-18 июнендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның Татарстан Республикасына эш визиты булачак.
2014 елның 18 июнендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы җитәкчесе «КЗСК-Силикон» ААҖ барачак. Анда ул “КЗСК-Силикон” яңа заводы төзелеше башлану хөрмәтенә завод территориясендә истәлек билгесе ачылышының тантаналы чарасында катнашачак.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары - дәүләт милеге белән идарә итү Федераль агентлыгы җитәкчесе Ольга Дергунова, “Внешэкономбанк” (Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы) дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Владимир Дмитриев, Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре һәм укыту заведенияләре җитәкчеләре катнашты.
2014 елның 17 июнендә Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисадый палатасында узган очрашу кысаларында, Көньяк Моравия крае губернаторы Михал Гашек җитәкчелегендәге Чехия Республикасы Көньяк Моравия крае делегациясе Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышты.
Татарстан Респубикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашучыларны сәламләп, Чехия Республикасының Татарстанның әйдәп баручы сәүдә- икътисадый партнеры булуын ассызыклады. Чехиядә Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге нәтиҗәле эшләп килә. 2013 елда Татарстан Республикасы белән Чехия арасында ике яклы тышкы икътисадый сәүдә әйләнеше 162,2 млн. долл. США, ә 2014 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча ике яклы тышкы икътисадый сәүдә әйләнеше 35,8 млн. долл. США тәшкил итте.
Равил Зарипов билгеләгәнчә, Татарстан белән Чехия автомобиль төзелеше, фармацевтика, медицина, нефть химиясе, төзелеш өлкәләрендә хезмәттәшлек итә. Агросәнәгать комплексы һәм мәгариф өлкәләрендә уртак проектлар гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International