Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инновацион потенциалы презентациясе узды
2014 елның 20 июне, җомга
2014 елның 19 июнендә Казанда Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуы кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инновацион потенциалы презентациясе узды. “Корстон” кунакханә сәүдә күңел ачу комплексы фойесында Татарстан Республикасының социаль- икътисадый казанышлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Россия Федерациясе Иминлек советы Секретаре Николай Патрушевка һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка Татарстан Республикасының социаль- икътисадый үсеш һәм республиканың сәнәгать потенциалы хакында Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сөйләде.
Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин озатып йөрделәр.