Казанда Сабантуй бәйрәме узды

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

21 июнь көнне Казанда гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Мирный поселогындагы Каенлыкта уздырылучы Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Казан мэры Илсур Метшин, Стамбул мэры Кадыйр Топбаш һәм башкалар катнашты. Бәйрәм чараларына күпсанлы Казан халкы һәм мәркәзебез кунаклары килде.

Мәртәбәле кунаклар визиты Татарстан Республикасы мунициципаль районнары оештырган Сабантуйның традицион милли өй яны хуҗалыкларын караудан башладылар. Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Патрушев Кукмара, Балык Бистәсе районнары оештырган өй яны хуҗалыгын, халык һөнәрләре осталары эшен күзәттеләр.

Трибунадагы урыннарыннан мәртәбәле кунаклар зур сәхнәдәге театральләштерелгән тамаша карадылар. Шуннан соң алар бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать иттеләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламәп, аларга күңелле бәйрәм итүләрен теләде. “Без сезнең белән бергә булуыбызга ихлас сөенәбез”, - диде Р.Миңнеханов, Сабантуйга килгәннәргә мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International