Татарстан – Чехия хезмәттәшлеге үсә

2014 елның 17 июне, сишәмбе
2014 елның 17 июнендә Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисадый палатасында узган очрашу кысаларында, Көньяк Моравия крае губернаторы Михал Гашек җитәкчелегендәге Чехия Республикасы Көньяк Моравия крае делегациясе Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышты.
Татарстан Респубикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашучыларны сәламләп, Чехия Республикасының Татарстанның әйдәп баручы сәүдә- икътисадый партнеры булуын ассызыклады. Чехиядә Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге нәтиҗәле эшләп килә. 2013 елда Татарстан Республикасы белән Чехия арасында ике яклы тышкы икътисадый сәүдә әйләнеше 162,2 млн. долл. США, ә 2014 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча ике яклы тышкы икътисадый сәүдә әйләнеше 35,8 млн. долл. США тәшкил итте.
Равил Зарипов билгеләгәнчә, Татарстан белән Чехия автомобиль төзелеше, фармацевтика, медицина, нефть химиясе, төзелеш өлкәләрендә хезмәттәшлек итә. Агросәнәгать комплексы һәм мәгариф өлкәләрендә уртак проектлар гамәлгә ашырыла.
Шул исәптән, хәзерге вакытта Чехия белән берлектә Казанның үзәгендә күп фукцияле комплекс төзелә. Фәнне һәм студентлар алмашу өлкәләрен үстерү максатыннан, Казан Федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ Чехиянең Техник Университеты белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры җитәкчесе ассызыклаганча, Татарстан инвестицион яктан җилеп итүчән регион булып тора һәм бизнес-миссиядә катнашчыларны ике яклы файдалы хезмәттәшлек итүгә чакырды.
Көньяк Моравия крае губернаторы, Чехия Республикасының крайлар Ассоциациясе рәисе Михал Гашек республика җитәкчелеген һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын яхшы кабул итәүләре һәм эшлекле программаны оештырган өчен рәхмәтләрен белдерде һәм регионнар арасында кооперация элемтәләренең, бигрәк тә, машина төзелеше өлкәсендә, алга таба да үсешенә ышану белдерде.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм Көньяк Моравия краеның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презетациясе узды. Чехия кунаклары “Алабуга” МИЗның инвестицион потенциалы белән таныштылар.
Бизнесс-миссия кысаларында Чехиянең эшлекле даирәләре белән Татарстанның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре адреслы очрашулар уздырды.
Татарстан Республикасына визиты кысаларында Чехия Республикасы делегациясе “Алабуга” МИЗ, КАМАЗ, «Генерирующая компания» (ТЭЦ-2) ААҖ, «КАИ-Лазер» сәнәгать лазерь технологияләренең инжиниринг үзәге, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан Федераль университеты белән танышачаклар.
Әлеге визит Чехия делегациясенең Татарстан Республикасына җавап визиты. Искәртеп үтәбез, узган елның апрелендә Татарстан делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Чехиядә эш сәфәре белән булган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International