Татарстан Республикасы делегациясенең Франциягә визиты

2014 елның 24 июне, сишәмбе
2014 елның 23-25 июнендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Франциягә эш визитында катнаша.
Визит кысаларында Сент-Етьендагы Милли Инженер Мәктәбенә бару, аддитив җитештерү технологияләр платформасы белән танышу, оригиналь системалар уйлап чыгаручы һәм роботехникада эшәүче Berthiez SAS компаниясенә бару планлаштырыла.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге белән очрашулар уздырачак, эшлекле форумда катнашачак, бу форумда Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы күрсәтеләчәк, шулай ук Лион Технологик паркында һәм Renault Trucks двигательләр заводында булачак.
Моннан тыш, 25 июньдә Татарстан Республикасы Президентының «Инновацион шәһәр» халыкара конференциясенең пленар сессиясендә катнашуы, Sophia Antipolis Science Park фәнни паркы һәм башкалар эшчәнлеге белән танышуы планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International