ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга
4 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов барында Татастан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ришвәтчелеккә каршы тору һәм дәүләт гражданлык хезмәткәләренең үзләрен тоту кагыйдәләре буенча уртак комиссия утырышы узды. 

3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кичә «ЮвелирЭкспо.Казан» XII махсуслаштырылган ювелир эшләнмәләр күргәзмәсенең ачылышы узды. Күргәзмә “Казан ярминкәсе”ндә 2–6 июль көннәрендә узачак.

Әлеге күргәзмә – эшлекле элемтәләр урнаштыру, коммерцияле сөйләшүләр һәм профессиональ мәгълүмат белән уртаклашу өчен уңайлы мәйданчык. Күргәзмәдә кыйммәтле алтын һәм көмеш эшләнмәләрдән алып, premium-класслы ювелир әйберләр табарга була.

Быел катнашучылар арасында Екатеринбург, Калининград, Кострома, Мәскәү, Санкт–Петербург, Якутск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 200 артык ювелир әйберләр җитештерүче һәм аларны сатучы оешмалар катнаша.

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин  катнашты. Министр урынбасары Татарстан Республикасы кулланучыларын энергия  белән тәэмин итү куркынычсызлыгын һәм ышанычлы тәэмин итү мәсьәләләре хакында чыгыш ясады. 

1
июль, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Рәшат Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “РАФФ” компанияләр төркеменә булган визитында катнашты.

Ул заводның җитештерү мәйданчыкларын карады, яңа җиһазлар белән танышты. Завод җитәкчелеге вәкилләре хәбәр итүенчә, “Төзелеш конструкцияләре заводы” ААҖ – Татарстанның күптәннән эшли торган күп профилле предприятиеләренең берсе. 2014 елның март аенда “Катлаулы профильләр заводы” ҖЧҖ  беренче чираты сафка бастырылган.

Яңа җитештерүнең  инвесторы – “РАФФ” төзелеш компаниясе. Әлеге предприятие катлаулы профильләрне үз эшчәнлегендә кулланачак (төрле катлаулыктагы объектларны төзү), шулай ук аларны сатачак та

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

28 июньдә Менделеев шәһәрендә Яңа Менделеев химия заводының 25 еллыгы билгеләп утелде. Тантаналы чара “Химик” стадионында үтте. Анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Рашат Фәттахов катнашты. Тантаналы бәйрәмдә юбилей уңаеннан оешма хезмәткәрләре, ветераннар, Русия, Казахстан, Балтия илләреннән купсанлы коллегалар котладылар.


27
июнь, 2014 ел
җомга
26 июньдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Рашат Фәттахов җитәкчелегендә ел саен уздырыла торган 2014 елның “ТР иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтү “ республика конкурсын оештыру комитетының йомгаклау утырышы булып узды. Әлеге Программа кысаларында оештырылган конкурсларда катнашучы республика оешмалары җитештерелгән продукциянең сыйфатын арттыруга, тәҗрибә үзләштерергә һәм конкуренция шартларында эшләп чыгаруны югары дәрәҗәгә күтәрүдә ярдәм итә.

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры И.Ш.Халиков “ОКей Груп” генераль директоры Тони Денис Махер белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган әлеге очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты. Очрашуда сүз әлеге компаниянең Татарстандагы перспективалары хакында барды.

 2014 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Аньхой  провинциясе (Кытай Халык Республикасы) делегациясе белән булган очрашуда катнашты.

Визит программасы кысаларында “Майский” комбинаты” ҖЧҖ, “Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе” (КМПО) ААҖ, Казан компрессор заводы белән танышачаклар. 
Агымдагы елның 24 июнендә ТР өчен мәктәп формалары модельләрен эшләү проектында актив катнашучы Казан технология һәм дизайн колледжында әлеге тематика буенча диплом проектларының ачык яклавы булып узды. Яклаучылар кыз балалар өчен кызыклы мәктәп формасы модельләрен курсәттеләр. Әлеге чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә, белем һәм фән министрлыгы вәкилләре, шулай ук җинел сәнәгать оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары  – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Самарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә  узган Россия Идел буе федераль округы  регионнары  белән Кытайның Янцзы елгасы провинциясе арасында   сәүдә–икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек итү перспективаларына багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International