2008 елда башланган Казан вертолет заводында җитештерүне яңартып кору программасының тулаем финаслау күләме 12 млрд. сум тәшкил итә. Моның хакында Казан вертолет заводы генераль директоры Вадим Лигай 2014 елның 11 сентябрендә заводта узган пресс–тур кысаларында хәбәр итте.
“2008 елда куелган максат – заводның барлык җитештерү тармакларында заманча технологияләр кертеп, яңа типтагы завод төзү. Бүгенге көндә бу эшнең бер өлеше эшләнде, алты ел эчендә без зур нәтиҗәләргә ирештек”, – диде ул. Реконструкция башланганда без 6 млрд. 700 млн. сумлык продукция җитештерә идек, ә заводта эшләүчеләрнең саны 6 мең 700 хезмәткәр иде. Узган ел нәтиҗәләре буенча без 42 млрд.сумлык продукция җитештердек, ә белгечләр саны шул ук 6 мең 700 кеше тәшкил итте. Без продукция җитештерүне алты тапкырга арттырдык, предприятиенең һәр хезмәткәренең эш нәтиҗәлелеге дә шуның кадәр артты дигән сүз.
2014 елның 8 –12 сентябрендә Казан дәүләт энергетика университеты нигезендә энергетика буенча Милли конгресс –2014 үткәрелә. Әлеге конгресс Казанда энергетика, әйләнә–тирә мохит һәм икътисад буенча симпозиумнар үткәрү традицияләрен дәвам итә.
Программага кергән чараларны оештыручылар – Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Казан дәүләт энергетика университеты”.
Конгресс программасы кысаларында түбәндәге конференцияләр: «Җылылык энергетикасы», «Электр энергетикасы», “Энергетика үсешендә мәгълүмати технологияләр һәм социаль – икътисадый проблемалар”,В.Е. Алемасов исем. Россия Фәннәр Академиясенең яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең IX мәктәп–семинары узачак. Конгресс программасы белән түбәндәге адреста танышырга була http://nke-2014.ru/.
Исегезгә төшерәбез, Беренче халыкара симпозиум 1992 елда узды. Икенчесе –1998 елда. 2001 елда Энергетика буенча Россиянең милли симпозиумы, ә 2006 елда – җылылык энергетикасы буенча милли конференция оештырылды.2014 елның 6 сентябрендә Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтәкәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү нефть башкаласының тарихи өлешендәге реконструкцияләнгән “Иске Әлмәт” мәдәният йортын ачудан башланды. Мәдәният йортын ачу Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы Мәдәният елына багышланган иде.
Бәйрәмнең театральләштергән өлешендә Татарстанның нефть тарихы үсеше күрсәтелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелганнарга әйткән мөрәҗәгатендә нефтьчеләрнең республика икътисадый һәм социаль үсешенә керткән өлешләренә югары бәя бирде һәм барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.“Вертолеты России” холдингының “Казан вертолет заводы” Казан шәһәренең Авиатөзелеш районының 54 нче мәктәбендә “вертолет” сыйныфы ачылуы турында хәбәр итте. Бу вакыйга А.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университетының II инженерлар фестивалендә булды.
Вертолет төзелеше өлкәсенә белгечләрне тарту һәм әлеге тармак өчен кадрлар әзерләү программасы кысаларында “Казан вертолет заводы”, А.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан шәһәренең 54 нче мәктәбе арасында хезмәттәшлек итү турында өч яклы килешү төзелде.Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы исеме астында энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклап яшәүне пропагандалау буенча проектларны гамәлгә ашыру максатында “ENES” энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар буенча Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә (алга таба–Бәйге).
Бәйге ике этапта үтәчәк: региональ һәм федераль дәрәҗәдә. Региональ дәрәҗәдә бәйге Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Региональ этап нәтиҗәләре буенча һәр номинация буенча өч иң яхшы проект сайланачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында 2014 елның 4–11 сентябрендә узачак Бәйгенең региональ этабында катнашучылар арасында интернет–тавыш бирү оештырылачак.
Интернет –тавыш бирүдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтына керүчеләрнең барысы да катнаша алалар. Интернет –тавыш бирүдә һәр катнашучы бәйгедәге бер генә проект өчен тавыш бирә ала. Бер IP-адрестан бер генә тапкыр тавыш бирә аласыз.2014 елның 3 сентябрендә Казанда XXI Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы – нефть, газ химиясе тармагының Россиядәге иң зур региональ чараларның берсе. Быел форум эшендә Россия Федерациясенең 46 регионарыннан һәм 14 чит илдән 200 артык предприятие катнаша.
Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы традицион рәвештә үзенең мәйданчыгында берничә тармак күргәзмәсен берләштерә – “Нефть, газ. Нефть химиясе” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары”, “Пластик & каучук” махсуслаштырылган күргәзмәләр, “GEO-КАЗАН: Геолого¬разведка. Геодезия. Картография” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә.
Форумның эшлекле программасы кысаларында “Авыр чыгарылучы һәм традицион булмаган углеводород запаслары: тәҗрибә һәм фаразлар” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Татарстан нефть һәм газ химиясе форумында Россия һәм чит ил галимнәре, тармак ведомстволары һәм министрлыклары, сәнәгать өлкәләре вәкилләре, студентлар һәм аспирантлар катнаша.
Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары кирилл Молодцов, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, Төркмәнстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Байморат Хаҗимөхәммәдов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия нефть һәм газ сәнәгатькәрләре берлеге президенты Геннадий Шмаль һәм башка рәсми затлар катнашты.2014 елның 3–5 сентябрендә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның нефть, газ, химия форумы узачак.
Әлеге Форум программасы кысаларында “Нефть, газ. Нефть химиясе” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары”, “Пластик & каучук” махсуслаштырылган күргәзмәләр, “GEO-КАЗАН: Геолого¬разведка. Геодезия. Картография” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләр үткәреләчәк.
Бай эшлекле программа кысаларында халыкара фәнни–гамәли конференцияләр уздырылачак. Төзелештә һәм юл төзелешендә республиканың химия һәм нефть химиясе продукциясен куллануны арттыру мәсьләләре буенча түгәрәк өстәлләр, конференцияләр узачак. Форум Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә оештырыла.2014 елның 2 сентябрендә Казанда Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның яңа бинасында Германия–Россия яңа технологияләр институты ачылды. Бу яңа институт югары белгечлекле инженерлар әзерләүгә юнәлдергән.
Яңа вузны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар житәкчеләре, республиканың машина төзелеше предприятиеләре житәкчелеге катнашты.
Яңа институт Казан милли тикшеренү техник университеты -КАИ һәм Германия университетлары арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре нигезендә оештырылган. Университетлар арасында беренче партнер –Ильменау шәһәренең Техник университеты һәм Магдебург шәһәренең Отто-фон-Герике Университеты.
ГРЯТИ белем бирү программасы буенча ике университетта белем алу каралган: 1, 2 һәм 4 семестр дәвамында КНИТУ-КАИда, һәм 3 семестрда Германиядәге партнер-университетта. Нәтиҗәдә, ГРЯТИ тәмамлаучылар ике диплом алачак: КНИТУ-КАИ һәм Германиядәге партнер-университетныкын.