2014 елның 2 сентябрендә Казанда Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның яңа бинасында Германия–Россия яңа технологияләр институты ачылды. Бу яңа институт югары белгечлекле инженерлар әзерләүгә юнәлдергән.
Яңа вузны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар житәкчеләре, республиканың машина төзелеше предприятиеләре житәкчелеге катнашты.
Яңа институт Казан милли тикшеренү техник университеты -КАИ һәм Германия университетлары арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре нигезендә оештырылган. Университетлар арасында беренче партнер –Ильменау шәһәренең Техник университеты һәм Магдебург шәһәренең Отто-фон-Герике Университеты.
ГРЯТИ белем бирү программасы буенча ике университетта белем алу каралган: 1, 2 һәм 4 семестр дәвамында КНИТУ-КАИда, һәм 3 семестрда Германиядәге партнер-университетта. Нәтиҗәдә, ГРЯТИ тәмамлаучылар ике диплом алачак: КНИТУ-КАИ һәм Германиядәге партнер-университетныкын.
Уку кысаларында студентлар уртак проектлар һәм магистрлыкның диплом эшләрен башкарачаклар.
Бәйрәм чаралары кысаларында вузның Гыйльми һәм Попечительлек советлары утырышлары узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан – илнең алдынгы сәнәгать регионы, һәм ГРЯТИ ачылуы – мөһим вакыйга.
Попечительлек советы утырышы кысаларында Татарстан Республикасында машина төзелеше буенча уртак инжиниринг үзәк оештыру буенча Килешү имзаланды (проектның партнерлары – Казан милли тикшеренү техник университеты–КАИ һәм Ильменау техник университеты).
Имзаларын Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ ректоры Альбер Гыйльметдинов, Ильменау Техник университеты ректоры Петер Шарфф, Тюрингиянең икътисадый үсеш Агентлыгы директоры Андреас куйдылар.