ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

 2014 елның 2 сентябрендә Беренче Бөтенроссия инженерлар фестивале ачылды. Әлеге чара  – инженер белемен популярлаштыруга һәм инженерияның төп дисциплиналарын тирәнтен өйрәнүгә юнәлгән бөтенроссия мәгълүмат-мәгариф чарасы.

  КНИТУ–КАИда Белем көнен бәйрәм итү кысаларында узган әлеге чараны  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде, Казан шәһәре мэры Ильсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,  Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Ильменау Техник университеты ректоры Петер Шарф, Магдебургның  Отто-фон-Герике университеты ректоры Йенс Штракелян, КНИТУ–КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, Федераль ядер үзәге җитәкчесе  Валентин Костюков, статс-секретарь –Роскосмос җитәкчесе урынбасары Денис Лысков катнаштылар.

КНИТУ-КАИ каршындагы мәйданда Татарстан районнары балаларының техник иҗат күргәзмәсен карагач, мәртәбәле кунаклар җыелганнарны бәйрәм белән һәм инженерлар фестивале ачылышы белән котладылар.

2014 елның 29 августында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин General Electric компания вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында компания белән республика предприятиеләре арасындагы агымдагы мәсьәләләр һәм хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашуда «Генерирующая компания» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ,  «ТГК-16» ААҖ, «Татнефть»ААҖ, «Нижнекамская ТЭЦ» ҖЧҖ, «Камаз» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ,  «Нижнекамскнефтехим» ААҖ,  «Аммоний» ААҖ һәм «Җылылык комбинаты «Майский» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында General Electric компаниясе вәкилләре Татарстан Республикасы предприятиеләре белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында хәбәр иттеләр, киләсе елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча ике яклы перспектив юнәлешләрне билгеләделәр, шул исәптән,    «ТГК-16»  ААҖ һәм «Генерирующая компания» ААҖ белән. 

30
август, 2014 ел
шимбә

2014 елның 29 августында «Алабуга» махсус икътисадый зонада «Джошкуноз» компаниясенең автомобильләр өчен кузов детальләрен җитештерү буенча яңа штамплау җитештерүен эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер–министры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәнгать министры Равил Зарипов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев катнашты.

«Джошкуноз» төрек холдингының яңа предприятиесе якында урнашкан «Форд Соллерс» автомобиль заводы өчен эре һәм вак тимер кузов детальләрен җитештерәчәк. Проектны башлау турында Килешү Төркиянең  2012 елның октябрь аенда имзаланган иде. Инвестицияләр саны 70 млн. доллар тәшкил итте, завод елына 40 мең тонна корыч җитештерәчәк.

2014 елның 29 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лак белән булган очрашуда катнашты.

Ви Сон Лак Татарстанга Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе призына тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыруга бәйле рәвештә килгән.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты  Корея Илчесенә тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде. Ул Көньяк Корея вәкилләренең Казандагы Бөтендөнья җәйге универсиадасында 17 алтын медаль алуларын һәм Hyundai Корея компаниясе Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уеннарының партнеры булуын искә төшерде.

29
август, 2014 ел
җомга

2014 елның 29 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә мнистры Равил Зарипов “Алабуга” махсус икътисадый зонада Armstrong Америка компаниясенең төзелеп килүче түшәм япмаларын җитештерүче заводта булдылар.
           Заводны 2013 елның апрелендә төзи башладылар. 2015 елның башына заводка кертелгән гомуми инвестицияләр күләме 100 млн. доллар АКШ тәшкил итәчәк. Завод минераль җепселләрдән  60×60 см һәм 60×120 см  түшәм япмалары җитештерәчәк.

Хәзерге вакытта предприятиедә башлап җибәрү алдыннан җиһазларны җайлау эшләре алып барыла.

2014 елның 29 августында Горький исем. Зеленодольск заводында 21631 проекты кече ракета корабына нигез салу тантанасы узды. 

Әлеге  чарада Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Хәрби- Диңгез флоты башкомандующие Виктор Чирков, Кара диңгез флоты башкомандующие Александр Витко, Каспий флотилиясе командующие Илдар Ахмеров, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Зеленодольск муниңипаль районы,   “Ак Барс” холдинг компаниясе , “А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы” ААҖ  җитәкчелеге катнашты. 
21631 проектының кече ракета кораблары Горький исмендәге заводта Россия Хәрби-Диңгез флоты өчен 2010 елдан төзелә.
Бу “елга-диңгез” класслы күпмаксатлы кораблар, иң заманча артиллерия, ракета, зенит һәм радиотехник кораллар белән җиһазланган. Алар дәүләтнең икътисадый зонасын саклау һәм яклау өчен билгеләнгән. 

 Бу кораб 21631 проектының  сигезенче корабына Кара диңгез флоты башкомандующие Александр Витко боерыгы нигезендә “Ингушетия” исеме биреләчәк. 

26
август, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында көндәлек куллану  товарларының сатуда булуы  турында һәм Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләрендә азык–төлек продуктларына бәяләрнең күтәрелүе мәсьәләсе буенча “кайнар линия” ачыла. “Кайнар линия” телефоны: (843) 210-05-75, (843) 210-05-76. “Кайнар линия”нең эш вакыты: дүшәмбе–пәнҗешәмбе, 9.00–18.00, җомга 9.00–16.45.

25
август, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 25 августында Лениногорск  муниципаль районына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов   «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ җитештерү цехларында булды. Республика Башлыгын Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Лениногорск муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов озатып йөрделәр.

«РосНефтеКомплект» компаниясе 1998 елда оештырылды. Төп эшчәнлек юнәлешләре – нефть, газ һәм энергетика өлкәләренең объектларын проектлаштыру, төзү, реконструкцияләү һәм комплектацияләү. 
Предприятие  җитәкчелеге компания эшчәнлеге, реализацияләнә торган проектлар, предприятиенең социаль сәясәте, яңа югары технологияле җиһазлар белән эшләү өчен квалификацияле белгечле кадрлар әзерләү  хакында җиткерде. 

23
август, 2014 ел
шимбә

Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” җитештерү берләшмәсенең төп белгечлекләр буенча ел саен уздырыла торган  яшь хезмәткәрләрнең һөнәри осталык бәйгесе узды. “Татнефть” ААҖ "Елховнефть" МДДУ структур бүлекчәсе полигонында компанянең иң яхшы яшь белгечләр җыелды.

Бәйге мәйданчыкларында катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә катнаштылар: “Нефть чыгару буенча иң яхшы звено”, “Нефтьне әзерләү буенча иң яхшы смена”, “Иң яхшы ПРС вахтасы”, “Иң яхшы электр белән эретеп ябыштыручы”, “Казу буенча иң яхшы вахта”, “КРСның иң яхшы вахтасы”, “Иң яхшы токарь”, “Иң яхшы водитель”, “Иң яхшы электромонтер–ремонтник”.

Бәйгеләр нәтиҗәсендә күчеп йөри торган кубокны һәм беренче урынны "Альметьевнефть" МДДУ яулады, 2 урын – "Елховнефть" МДДУ, 3 урын –"Ямашнефть" МДДУ.

Әлеге бәйге нефть өлкәсендә эшләүче яшьләр һәм хезмәт коллективлары өчен һөнәри осталыкларын үстерү буенча зур стимул булып тора. 

22
август, 2014 ел
җомга

2014  елның 22 августында “Казан” агросәнәгать паркында  авыл товар җитештерүчеләренең продукция күргәзмәсе узды. Чарада 70 артык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче һәм эшкәртүче, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче 28 сәүдә оешмасы һәм челтәре вәкилләре катнашты.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Күргәзмәне ачканда, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, билгеләп үткәнчә, әлеге күргәзмәнең төп максаты – импортны алмаштыру шартларында Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең күпләп һәм ваклап сату предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективаларын билгеләү.

ТР Премьер–министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга республикада авыл хуҗалыгы базарының торышы, чимал  һәм азык–төлек продуктлары буенча штаб оештырылуын белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International