2014 елның 3–5 сентябрендә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның нефть, газ, химия форумы узачак.
Әлеге Форум программасы кысаларында “Нефть, газ. Нефть химиясе” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары”, “Пластик & каучук” махсуслаштырылган күргәзмәләр, “GEO-КАЗАН: Геолого¬разведка. Геодезия. Картография” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләр үткәреләчәк.
Бай эшлекле программа кысаларында халыкара фәнни–гамәли конференцияләр уздырылачак. Төзелештә һәм юл төзелешендә республиканың химия һәм нефть химиясе продукциясен куллануны арттыру мәсьләләре буенча түгәрәк өстәлләр, конференцияләр узачак. Форум Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә оештырыла.
Татарстанның нефть, газ, химия форумы эшендә (күргәзмәләр, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр) Россия һәм чит ил фәне вәкилләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, җитештерү тармагы вәкилләре, студентлар һәм аспирантлар катнашачак.