Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “ENES” энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар буенча Бөтенроссия бәйгесендә катнашучылар арасында интернет–тавыш бирү үткәрә

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы исеме астында энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклап яшәүне пропагандалау буенча  проектларны гамәлгә ашыру максатында  “ENES” энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар буенча Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә (алга таба–Бәйге).

              Бәйге ике этапта үтәчәк: региональ һәм федераль дәрәҗәдә. Региональ дәрәҗәдә бәйге Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Региональ этап нәтиҗәләре буенча һәр номинация буенча өч иң яхшы проект сайланачак.

            Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында  2014 елның 4–11 сентябрендә узачак Бәйгенең региональ этабында катнашучылар арасында интернет–тавыш бирү оештырылачак.

            Интернет –тавыш бирүдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтына керүчеләрнең барысы да катнаша алалар. Интернет –тавыш бирүдә һәр катнашучы бәйгедәге бер генә проект өчен тавыш бирә ала. Бер IP-адрестан бер генә тапкыр тавыш бирә аласыз.

         Татарстан Республикасында узган  интернет–тавыш бирү нәтиҗәләре буенча проектларны федераль дәрәҗәдәге этапка җибәрәчәкләр.  

                Бәйгедә җиңүчеләр 2014 елның 20–22 ноябрендә Мәскәүдә узачак  ENES “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау”  III халыкара форумында бүләкләнәчәкләр.

             Интернет аша тавышыгызны

mpt.tatarstan.ru/rus/oprosenes.htm адресы буенча калдыра аласыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International