Казанда Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы ачылды

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

2014  елның 3 сентябрендә Казанда XXI  Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы – нефть, газ химиясе тармагының Россиядәге иң зур региональ чараларның берсе. Быел форум эшендә Россия Федерациясенең 46 регионарыннан һәм 14 чит илдән 200 артык предприятие катнаша.

Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы традицион рәвештә  үзенең мәйданчыгында берничә тармак күргәзмәсен берләштерә – “Нефть, газ. Нефть химиясе” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары”, “Пластик & каучук” махсуслаштырылган күргәзмәләр,  “GEO-КАЗАН: Геолого¬разведка. Геодезия. Картография” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә.

Форумның эшлекле программасы кысаларында “Авыр чыгарылучы һәм традицион булмаган углеводород запаслары: тәҗрибә һәм фаразлар” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Татарстан нефть һәм газ химиясе форумында Россия һәм чит ил галимнәре, тармак ведомстволары һәм министрлыклары, сәнәгать өлкәләре вәкилләре, студентлар һәм аспирантлар катнаша.

Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары кирилл Молодцов,  Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, Төркмәнстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Байморат Хаҗимөхәммәдов, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,  Россия нефть һәм газ сәнәгатькәрләре берлеге президенты Геннадий Шмаль һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләп, әлеге форумның нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан үткәнен ассызыклап үтте. “Әлеге чара безнең өчен бик мөһим. Безнең республика, илебез кебек үк, нефть һәм газ химиясенә бай. Ул мондый булып калырга тиеш тә. Бүген бу форумда без республикабыз һәм илебез өчен мөһим булган мәсьәләләр турында фикер алышырбыз”,– дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм күргәзмәдә катнашучыларга уңышлар теләде.

Россия Федерациясе энергетика министр урынбасары Кирилл Молодцов ассызыклап узганча, “Татарстан форумы 21 тапкыр үткәрелә, һәм  бу – тармакның тотрыклы үсешенең күрсәткече.  Илдә нефть байлыгын чыгару буенча төп чыганак саналган Көнбатыш Себердә нефть запаслары үсеше, авыр чыгарыла торган запаслар булган җир ятмаларын үзләштерү – хакимият органнары һәм нефть тармагының төп бурычы санала”, дип җиткерде ул.  

Төркмәнстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Байморат Хаҗимөхәммәдов билгеләп үткәнчә, “Төркмәнстан Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксына, без Татарстан компанияләре белән яхшы эшлибез, “Татнефть” компаниясе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мин ышанам, без бу форумда үзебез өчен файдалы элемтәләр урнаштырырбыз”.

Россия нефть һәм газ сәнәгатькәрләре берлеге президенты Геннадий Шмаль форумда катнашучыларны сәламләде һәм Көнбатыш Себердә нефть чыгаруга инде 50 ел тулганын искә төшерде. Бу эшне Татарстанда тупланган тәҗрибәне кулланмыйча эшләп булмас иде,  дип билгеләде ул. 

Чаралар кысаларында нефть һәм газ химиясе тармагы предприятиеләрен – “Иң яхшы экспонат, проект яки техник карар” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

 
Тулырак мәгълүмат
 һәм фоторепортажлар «Татар-информ» МА сайтында урнаштырылган
http://www.tatar-inform.ru/news/2014/09/03/420889/ 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International