2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем региональ продуктының энергия сыйдырышлылыгы 2007 ел белән чагыштырганда 23,2 процентка кимегән, ә 2014 елга кимү 3 процент тәшкил иткән. 2020 елга бурыч – республика икътисадының энергия сыйдырышлылыгын киметүне тагын 16,8 процентка арттыруны тәэмин итү. Шундый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында ясаган чыгышында китерде.
Исегезгә төшерәбез, утырыш 2016 елга бурычлар һәм 2015 нәтиҗәләре буенча “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” дәүләт программасын тормышка ашыру барышы хакында” дигән темага багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцин катнаштылар.
Алберт Кәримов сүзләренә караганда Татарстанның тулаем региональ продукты агымдагы бәяләрдән 1,8 трлн. сумга артып киткән, 2007 елга нигезләнгәндә чагыштырма бәяләрдән үсеш күләме 25,5 процент булган. Дөньяның алга киткән илләре, шул исәптән Европа күрсәткечләре белән чагыштырганда республикада икътисадның чагыштырма энергия сыйдырышлылыгы элеккечә бик югары һәм энергияне сак тотуның тормышка ашырылмаган потенциалы бар, хәтта зур.
"Шуңа бәйле рәвештә республика икътисадның көндәшлеккә каршы һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча алда зур эшләр тора", - дип ассызыклады ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, Идел Буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы буенча лидерлар төркеменә керә. Мондый нәтиҗәләргә ирешү энергия нәтиҗәлелеген арттыру технологияләрен һәм энергоменеджмент системаларын кертү хисабына, сәнәгать өлкәсендә җитештерүне модернизацияләү буенча инвестицион программаларны тормышка ашыру хисабына, ягулык-энергетика комплексында һәм икътисадның башка тармакларында яңалыклар кертү хисабына булды.
Түбәндәге предприятияләрдә берничә мөһим проект тормышка ашырылды: "Түбән Кама Нефтехим", "Казаноргсинтез", "Нәфис Косметикс", "Аммоний", "ТАИФ-НК", "ТАНЕКО", "Казанская ТЭЦ-2". Бу проектлар авыл хуҗалыгы предприятияләрендә "Чаллы-Бройлер", "Кама беконы", "Авангард", "Майский" теплицалар комбинаты һәм башка шундый ук предприятиеләрдә гамәлгә ашырылды.
2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы сәнәгатендә энергия сыйдырышлылыгы индикаторы 2014 елга карата 4,5 процентка киметелгән. Авыл хуҗалыгында җитештерүдә энергия сыйдырышлылыгы кимүе 7,6 процент тәшкил иткән.
“Энергияне сак тотуның мөһим юнәлеше булып республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә бюджет өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген арттыру тора”, - дип ассызыклады докладчы.
Мәгълүмат һәм фоторепортаж “Татар-информ” МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/03/15/495518/
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримовның Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында ясаган чыгышының тезислары Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_507666.pdf
2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Казанда узган "Энергетика. Ресурсларны саклау" 17-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне ачу тантанасында катнаштылар.
Ел саен Татарстан Республикасы башкаласында үткәрелә торган әлеге күргәзмә энергетика тематикасында Россиядә һәм БДБ илләрендә әһәмиятле чараларның берсе булып тора, ресурсларны саклау һәм энергия нәтиҗәлеге технологияләрен һәм җайланмаларын таныту һәм күрсәтү мәйданчыгы булып тора, бизнес-бурычларны хәл итү, энергетика һәм ресурсларны сак тоту проблемаларына тәҗрибә уртаклашу һәм киң катлау алдынгы фәнни идеяләр буенча фикер алышу өчен ярдәмче чара булып тора.
Бу Германиянең технологияләр һәм икътисад Министрлыгы тарафыннан энергетика тематикасы чит ил күргәзмәләренә ярдәм итү программасына кертелгән бердәнбер россия күргәзмәсе.
Быел чарада 130дан артык компания, предприятие һәм фәнни-тикшеренү оешмалары катнаша, алар Россия, ФРГ, Белоруссия, Казахстан, Дания, Словения, АКШ, Швейцария һәм Япониядан.
Күргәзмәдә катнашучылар энергетика тармагы өчен яңа җиһазлар, биоэнергетика өлкәсендә эшләнмәләр һәм яңадан булдырыла торган энергия чыганаклары, предприятиеләрнең экологик куркынычсызлыгын һәм энергия нәтиҗәлелеген, ресурсларны саклауны үстерүгә китерүче комплекслы карарлар тәкъдим иттеләр.
Күргәзмәнең эшлекле программа кысаларында "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту" 16 халыкара симпозиумы, фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәрелә.
Күргәзмәнең ачылу тантанасында Мөхтәрәм катнашучылар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров булдылар.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: "Бу энергия һәм ресурсларны саклауга бәйле барлык сораулар буенча фикер алышу өчен бик яхшы мәйданчык. Мин һәрвакыт безне әлеге чарада хуплаган РФ энергетика Министрлыгына чын күңелдән рәхмәтле. Мин биредәге чит ил партнерларыбызга, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләребезгә хөрмәтемне белдерәм. Бу күргәзмә барыбыз өчен дә файдалы булуын телим",-дип билгеләп үтте.
"Бүген Татарстан энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә лидерларның берсе булып тора. Әгәр без бүген күргәзмәдә тәкъдим ителгән компанияләргә карасак, биредә узачак эшлекле программага күз салсак, без энергия нәтиҗәлелеге темасының ни кадәр мөһим булуын гына түгел, ә Россия үсешенең нигезе, илебезнең конкуренциягә сәләтен арттыруның нигезе икәнен аңлыйбыз. Татарстанга әлеге традицияне саклап калырга һәм барысына да нәтиҗәле эш телисе килә. Шәхсән Татарстан Республикасы Президентына рәхмәт әйтәсе килә, чөнки ул бу темага багышланган мөһим вакыйгаларда Татарстанда гына түгел, Россиядә дә, чит илләрдә дә катнашып кына калмый, ә җитди рәвештә үстерә", - дип ассызыклады үз чиратында РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын.
Бу минутларда күргәзмә эше кысаларында Татарстан Хөкүмәтенең 2016 елга бурычлар һәм 2015 нәтиҗәләре буенча “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” дәүләт программасын тормышка ашыру барышы хакында” утырышы үтә.
Мәгълүмат һәм фоторепортаж "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылды: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/03/15/495497/
2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында РФ Словениянең Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Примож Шелиго башлыгындагы Словения Республикасы делегациясе белән очрашу булып узды.
Очрашу барышында машина һәм станоклар төзү өлкәсендә перспективалы хезмәттәшлек турында сүз барды.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның 14-15 март көннәрендә РФ Словениянең Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Примож Шелиго җитәкчелегендә Словения Республикасы бизнес-делегациясенең Татарстан Республикасына эшлекле визиты булып узды.
2016 елның 15 мартында “Казан ярминкәсе” Күргәзмәләр Үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Энергия. Ресурсларны саклау-2016" XVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм 2016 елга бурычлар һәм 2015 нәтиҗәләре буенча “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” дәүләт программасын тормышка ашыру барышы хакында” Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышын ачу тантанасы булачак. Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов доклад белән чыгыш ясаячак.
Эшлекле программа кысаларында 16-нче халыкара симпозиум һәм "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту" фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәреләчәк.
Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия Федерациясе энергетика Министры урынбасары Антон Инюцин, РФ субъектлары (Татарстан Республикасы, Чуваш һәм Удмурт республикалары, Ставрополь, Алтай һәм Пермь крае, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Белгород, Владимир, Волгоград, Свердловск, Түбән Новгород, Оренбург, Ростов, Саратов, Ульяновск һәм Ярославль өлкәләре) җитәкчелеге һәм предприятиеләре вәкилләре, (Германия, Дания, АКШ, Словения, Швейцария, Япония, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан) чит ил компанияләре вәкилләре.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләп үткәнчә, симпозиум һәм күргәзмә эшлекле очрашулар уздыру, компания презентацияләре, һөнәри һәм төгәл диалоглар оештыру, энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тотуның инновацион ысуллары турындагы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыгы буларак хакимият органнары вәкилләрен, предприятие һәм оешмаларның әйдәп баручы белгечләрен, бизнес һәм фәнни оешма вәкилләрен җыя. Быел күргәзмә экспозициясендә 130дан артык компания катнаша (илебез һәм чит ил компанияләре), алар заманча энергияне саклау технологияләрен, җиһазлар һәм инновацияләр күрсәтәчәкләр.
Алберт Кәримов ышаныч белдерүенчә, Казанда үткәрелә торган әлеге халыкара чаралар энергия саклауны үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өчен җитди этәргеч булып, якын һәм ерак чит илләр, россия регионнары субъектлары белән Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары арасында үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм инвестицияләр җәлеп итүдә булышачак.
Исегезгә төшерәбез, "ENES – 2015" Халыкара форумы кысаларында 2015 елда уздырылган "Медиа ягулык-энергетика комплексы" конкурсы нәтиҗәләре буенча беренче Татарстанда уздырылган халыкара симпозиум һәм күргәзмә ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә регионда иң яхшы төбәк чарасы дип табылган иде.
2016 елның 14 мартында ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Волгоград өлкәсе Губернаторы Андрей Бочаров белән очрашуында катнашты.
Волгоград делегациясе Татарстанда эш визиты белән. Визитның төп бурычларының берсе – иртәгә, 15 мартта “Казан ярминкәсе” Күргәзмәләр Үзәге мәйданчыгында узачак "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" XVI Халыкара симпозиумында һәм "Энергия. Ресурсларны саклау-2016" XVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашу.
4 мартта кунаклар "Ледел" ҖЧҖ предприятиесе эшчәнлеге белән таныштылар, "КАПО-Композит" ЯАҖ инжиниринг үзәгендә булдылар, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопаркны күрделәр.
2016 елның 14 мартында ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Калининград өлкәсе Губернаторы Николай Цуканов белән очрашуында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, визитлар белән алышынып хөкүмәтләр арасындагы килешүләргә булган 2014-2016 елларга чаралар планын тормышка ашыру кысаларында регионнар арасындагы хезмәттәшлек өлкәләрен киңәйтергә мөмкин булды.
“Тагын бик күп перспектив юнәлешләр бар. Без машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары продукциясе белән тәэмин итү санын арттыру ягында, халык куллану товарлары һәм медицина продукциясе, азык-төлек сәнәгате һәм башка өлкә продукцияләрен, шулай ук Калининград диңгез порты мөмкинлекләрен куллануны киңәйтү", - диде ТР Президенты.
Бүген, 11 март Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров РФ Мозамбик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Марио Сарайва НГУЭНЬЯ белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан һәм Мозамбик Республикалары арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләрен җайга салу сораулары каралды. Министрның беренче урынбасары Руслан Кәбиров кунакларны республиканың сәүдә-икътисади һәм сәнәгый потенциалы белән таныштырды, икеяклы хезмәттәшлекне үстерү эшлекле элемтәләрне җайга салырга һәм шул региондагы башка илләр белән элемтәләр урнаштыруга мөмкинлек бирер иде, дип ассызыклады. Үз чиратында, мозамбик ягы Татарстан Республикасы белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыруга кызыксынуларын белдерде һәм җылы вә кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәтле булуларын, визит барышында Татарстан Республикасы предприятиеләренең Мозамбик Республикасы белән тыгыз элемтәләр урнаштыруга зур кызыксыну күрсәтүләре өчен хөрмәтен белдерде.
Бүген, 11 март Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бишенче чакырылышының унбишенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Президиум парламентарийлар каравына 42 сорау, шул исәптән Татарстан Республикасының 13 закон проекты, 18 федераль закон проекты һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативаларын кертте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Ту-160 самолетын җитештерүне яңарту сораулары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ҖАҖ президенты Юрий Слюсарь, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар "Туполев" ҖАҖ филиалы - Горбунов исемендәге Казан авиация заводының федераль программалар кысаларында техник яктан яңадан җиһазландыру һәм реконструкцияләү буенча проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен һәм башка сорауларны карадылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү Комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Шулай ук, утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров һәм башка республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.