Татарстан һәм Волгоград өлкәсе ике якка да файдалы хезмәттәшлекне ныгыта

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

2016 елның 14 мартында ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Волгоград өлкәсе Губернаторы Андрей Бочаров белән очрашуында катнашты.

Волгоград делегациясе Татарстанда эш визиты белән. Визитның төп бурычларының берсе – иртәгә, 15 мартта “Казан ярминкәсе” Күргәзмәләр Үзәге мәйданчыгында узачак "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" XVI Халыкара симпозиумында һәм "Энергия. Ресурсларны саклау-2016" XVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашу.

4 мартта кунаклар "Ледел" ҖЧҖ предприятиесе эшчәнлеге белән таныштылар, "КАПО-Композит" ЯАҖ инжиниринг үзәгендә булдылар, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопаркны күрделәр.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Волгоград өлкәсе Татарстан төбәкара хезмәттәшлекне актив рәвештә үстергән регионнар санына керә. Соңгы елларда товар әйләнеше 4,5 млрд. сумга җитте. Татарстан Волгоград өлкәсенә йөк автомобильләре, шиннар, дизель ягулык, суыту һәм катыру җиһазлары, туклану продуктлары, медикаментлар һәм башкаларны җибәреп тора. Волгоград шәһәреннән республикага килә әзер кара металл прокаты, корыч торбалар, агросәнәгать комплексы продукциясе, химия һәм машина төзелеше тармаклары товарлары.

"Безнең төбәкләр зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы потенциалына ия. Моны кулланырга һәм алга таба да үзара файдалы хезмәттәшлек итүне үстерергә кирәк", - дип белдерде ТР Президенты.

Аның фикеренчә, Волгоград өлкәсе өчен кызыксыну уяткан Татарстан автомобиль һәм химия сәнәгате продукциясе булырга мөмкин, ашламалар җибәрүне арттыру, фармацевтик товарлар һәм югары медицина технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек булуы ихтимал. Җитештерү мәйданчыкларын үстерү өлешендә тәҗрибә уртаклашу, инвестицион проектларны тормышка ашыру, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм авыл хуҗалыгын үстерү.

Гуманитар өлкәдәге багланышлар дәвам итә. Аерым алганда, 2015 елның маенда Мамай курганда Сталинградны яклап Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан сугышчыларына багышланган һәйкәл ачу тантанасы булды.

Андрей Бочаров билгеләп үтүенчә Татарстан һәм Волгоград өлкәсе арасында  үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнашты. "Бүген Татарстан төрле тармакларда сизелерлек уңышларын күрсәтә: авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, энергетика өлкәләрендә, ИТ-өлкәләрдә. Безнең эшләнмәләр инде вакыт сынавын үтте һәм хәзер зур ихтыяҗ белән файдаланыла", - диде губернатор.

Ул хәбәр иткәнчә, алданрак Волгоград делегациясе әгъзалары Татарстанның эшлекле даирә вәкилләре белән очраштылар. Без үзебезнең өлкәбездә Татарстан бизнесын үстерүгә ярдәм итәргә әзер, дип өстәде Андрей Бочаров.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International