РФ Мозамбик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Марио Сарайва НГУЭНЬЯ белән очрашу

2016 елның 11 марты, җомга

Бүген, 11 март Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров РФ Мозамбик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Марио Сарайва НГУЭНЬЯ белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан һәм Мозамбик Республикалары арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләрен җайга салу сораулары каралды. Министрның беренче урынбасары Руслан Кәбиров кунакларны республиканың сәүдә-икътисади һәм сәнәгый потенциалы белән таныштырды, икеяклы хезмәттәшлекне үстерү эшлекле элемтәләрне җайга салырга һәм шул региондагы башка илләр белән элемтәләр урнаштыруга мөмкинлек бирер иде, дип ассызыклады. Үз чиратында, мозамбик ягы Татарстан Республикасы белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыруга кызыксынуларын белдерде һәм җылы вә кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәтле булуларын, визит барышында Татарстан Республикасы предприятиеләренең Мозамбик Республикасы белән тыгыз элемтәләр урнаштыруга зур кызыксыну күрсәтүләре өчен хөрмәтен белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Мозамбик Республикасы делегациясе республикага Татарстан Республикасы Экспорт Академиясе чакыруы буенча килде. Визит кысаларында делегация "ТИСБИ" идарә Университетында булдылар, алар анда  укучы мозамбик студентлары белән очраштылар. Моннан тыш, Илче Татарстан Республикасы бизнес вәкилләре алдында чыгыш ясады, анда шулай ук, Татарстан һәм Мозамбик Республикасы арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне җайга салу мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Кунаклар Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать Палатасы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопарк җитәкчелеге белән очраштылар, анда делегация республиканың ИТ-технологияләр өлкәсендә булган потенциалы белән танышты. Мәдәни программа кысаларында Раифа Богородицкий Ир-Атлар Монастырына экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International