Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бишенче чакырылышының унбишенче утырышы

2016 елның 11 марты, җомга
 

Бүген, 11 март Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бишенче чакырылышының унбишенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Президиум парламентарийлар каравына 42 сорау, шул исәптән Татарстан Республикасының 13 закон проекты, 18 федераль закон проекты һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативаларын кертте.

Беренче укылышта депутатлар республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын карадылар: янгын куркынычсызлыгы турында республика законы, хокук бозуларны профилактикалау хакында республика законы, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законы, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законы, физик культура һәм спорт турында республика законы, вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр һәм кайбер башкалар.

Икенче укылышка “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән, аның  нигезендә физик затларны гына түгел, ә оешмаларны да бүләкләү мөмкинлеге күздә тотыла, бу республиканың югары дәүләт бүләге–“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International