Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Ту-160 самолетын җитештерүне яңарту сораулары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ҖАҖ президенты Юрий Слюсарь, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар "Туполев" ҖАҖ филиалы - Горбунов исемендәге Казан авиация заводының федераль программалар кысаларында техник яктан яңадан җиһазландыру һәм реконструкцияләү буенча проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен һәм башка сорауларны карадылар.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы һәм "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ҖАҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.
Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ҖАҖ президенты Юрий Слюсарь имзаладылар.
Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Слюсарь федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, Юрий Слюсарь Казанга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә авиатөзелеш өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган проектлар буенча киңәшмә үткәрү максаты белән килде.