Татарстан Республикасы белән Калининград өлкәсе хезмәттәшлеге үсә

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

2016 елның 14 мартында ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Калининград өлкәсе Губернаторы Николай Цуканов белән очрашуында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, визитлар белән алышынып хөкүмәтләр арасындагы килешүләргә булган 2014-2016 елларга чаралар планын тормышка ашыру кысаларында регионнар арасындагы хезмәттәшлек өлкәләрен киңәйтергә мөмкин булды.

“Тагын бик күп перспектив юнәлешләр бар. Без машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары продукциясе белән тәэмин итү санын арттыру ягында, халык куллану товарлары һәм медицина продукциясе, азык-төлек сәнәгате һәм башка өлкә продукцияләрен, шулай ук Калининград диңгез порты мөмкинлекләрен куллануны киңәйтү", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әйтеп үткәнчә, Татарстан Республикасы һәм Калининград арасындагы товар әйләнеше әлегә тиешле дәрәҗәгә җитә алмый - 2014 елда 709,4 млн. сум. "Төбәкләрнең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык мөмкинлекләре бар. Безнең бурыч–бу процессны активлаштыру",-дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда инновацион мәйданчыклар үсешенең бай тәҗрибәсе тупланган, бу регионда кече һәм урта бизнесны үстерүгә уңай  йогынты ясый. Шуның белән бергә, төбәктә инжиниринг үзәкләр һәм прототиплаштыру үзәкләрен булдыру Татарстанның инновацион инфраструктурасын үстерүнең яңа юнәлеше булды.

Николай Цуканов, Калининград өлкәсе Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксыну белдерә, диде. Калининград өлкәсе "КАМАЗ" компаниясе продукциясен алырга әзер, аерым алганда, зур йөк машиналарын һәм шәһәр автобусларын. Татарстан Республикасын Россиянең иң көнбатыш төбәге предприятияләрендә җитештерелүче әзер балык продукциясе кызыксындыра ала.

Очрашу барышында, шулай ук, мәгариф өлкәсендә ике яклы элемтәләр урнаштыру һәм үзара укучылар белән алышынуны үстерүнең перспектив юнәлешләрен, үзара туризм өлкәсендә элемтәләр, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында зур масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International