Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү Комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Шулай ук, утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров һәм башка республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.
Татарстан халкы коррупциягә каршы көрәш буенча хакимият эшен уңай бәяләгән россия төбәкләре санына керсә дә, ришвәтчелек өстеннән җиңү бәйрәм итәрлек сәбәп элегә юк, - дип саный Татарстан Республикасы Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген прокуратура органнары тарафыннан ачыкланган закон бозу очракларының артуы күзәтелә: товарлар сатып алуда, хезмәтләр күрсәтүдә һәм башка эшләрдә коррупция юнәлешләре күзәтелә. Дәүләт финанс контроле органнарыннан алынган мәгълүматларга караганда шундый ук вәзгыять күз алдына килеп баса.
"Безнең бурыч – коррупциягә каршы профилактика үткәрү өчен барлык чараларны да куллану, сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау һәм бетерү өстендә эшләү, шулай ук, булган нәтиҗәләрен минимумга кадәр җиткерү", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җыелучыларга.
Рөстәм Миңнеханов искә төшереп үткәнчә, агымдагы елның гыйнвар аенда В.В.Путин рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча Совет утырышы узды. Киңәшмә барышында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан бюджетның чыгым бурычларын контроль итүче структураларның эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча төгәл бурычлар куелды. Өстенлекле юнәлешләр арасында, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бюджет чаралары белән намуссыз кулланган шәхси затларны алдан ук ачыклау, булмаган оешмаларны куллану очракларын алдан билгеләү, шулай ук конфликт мәнфәгатьләрен булдырмау тора.