2016 елның 15 мартында “Казан ярминкәсе” Күргәзмәләр Үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Энергия. Ресурсларны саклау-2016" XVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм 2016 елга бурычлар һәм 2015 нәтиҗәләре буенча “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” дәүләт программасын тормышка ашыру барышы хакында” Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышын ачу тантанасы булачак. Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов доклад белән чыгыш ясаячак.
Эшлекле программа кысаларында 16-нче халыкара симпозиум һәм "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту" фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәреләчәк.
Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия Федерациясе энергетика Министры урынбасары Антон Инюцин, РФ субъектлары (Татарстан Республикасы, Чуваш һәм Удмурт республикалары, Ставрополь, Алтай һәм Пермь крае, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Белгород, Владимир, Волгоград, Свердловск, Түбән Новгород, Оренбург, Ростов, Саратов, Ульяновск һәм Ярославль өлкәләре) җитәкчелеге һәм предприятиеләре вәкилләре, (Германия, Дания, АКШ, Словения, Швейцария, Япония, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан) чит ил компанияләре вәкилләре.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләп үткәнчә, симпозиум һәм күргәзмә эшлекле очрашулар уздыру, компания презентацияләре, һөнәри һәм төгәл диалоглар оештыру, энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тотуның инновацион ысуллары турындагы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыгы буларак хакимият органнары вәкилләрен, предприятие һәм оешмаларның әйдәп баручы белгечләрен, бизнес һәм фәнни оешма вәкилләрен җыя. Быел күргәзмә экспозициясендә 130дан артык компания катнаша (илебез һәм чит ил компанияләре), алар заманча энергияне саклау технологияләрен, җиһазлар һәм инновацияләр күрсәтәчәкләр.
Алберт Кәримов ышаныч белдерүенчә, Казанда үткәрелә торган әлеге халыкара чаралар энергия саклауны үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өчен җитди этәргеч булып, якын һәм ерак чит илләр, россия регионнары субъектлары белән Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары арасында үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм инвестицияләр җәлеп итүдә булышачак.
Исегезгә төшерәбез, "ENES – 2015" Халыкара форумы кысаларында 2015 елда уздырылган "Медиа ягулык-энергетика комплексы" конкурсы нәтиҗәләре буенча беренче Татарстанда уздырылган халыкара симпозиум һәм күргәзмә ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә регионда иң яхшы төбәк чарасы дип табылган иде.