2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков "Халык контроле" ТР дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрнамәләрне карау кысаларында кеше һәм гражданин иреген һәм хокукларын яклауны тәэмин итү турында” темасына ТР Хөкүмәте утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль оешмаларның башкарма комитеты җитәкчеләре катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, "Халык контроле" системасы республика халкына аларны борчыган проблемалар турында хәбәр итәргә мөмкинлек биргән эффектив инструментка әйләнде.
Ул түбәндәге мәгълүматларны китерде: 2015 елда системада 29 мең 673 хәбәрнамә басылган иде – бу 2014 елга караганда 38 процентка күбрәк. Хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең саны системада 73 процентка кадәр артты (чагыштыру өчен: 2014 елда – 69% иде).
(ТР Президенты Матбугат хезмәте һәм "Татар-информ" МА материаллары файдаланылды)