2016 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан берничә оборона-сәнәгать комплексы предприятиясендә булды, бу - "Казан оптика-механика заводы" АҖ, "Гамәли Оптика Дәүләт Институты Фәнни-Җитештерү Берләшмәсе” АҖ һәм "Швабе технологик лабораториясе" АҖ.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов җитештерү цехларын карап чыкты, инвестиция программаларын тормышка ашыручы, федераль максатчан программалар кысаларында җитештерүне модернизацияләүче, алдынгы идарә технологияләрен кертүче предприятиеләр эшчәнлеге белән танышты .
"Казан оптика-механика заводы" АҖ – Россияда оптик приборлар төзелеше буенча лидерларның берсе – ул оборона, шулай ук авыл хуҗалыгы, медицина, фәнни тикшеренүләр өчен продукция чыгаручы күп профильле предприятие булып тора. "Казан оптика-механика заводы"нда булганда Алберт Кәримов радиоэлектронных эшләнмәләрнең иң перспектив булган “Рычаг” радиоэлектрон көрәш чараларын җитештерү цехында булды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Россияда әйдәп баручы тармак институтларының берсе "Гамәли Оптика Дәүләт Институты Фәнни-Җитештерү Берләшмәсе” АҖ эше белән танышты. Шулай ук, Алберт Кәримов оптика һәм җыю цехларында, предприятиенең музеенда да булды.
"Швабе - Технологик лаборатория" АҖ – оптик-электрон приборлар һәм комплекслар эшләүче иң әйдәп баручы россия предприятиеләренең берсе.
Предприятие оптик һәм оптик-электрон приборлар төзү буенча түбәндәге юнәлешләрнең төп позициясен били: диңгез флоты өчен эшләнмәләр, оптик-электрон чаралар, күзәтү приборлары, аналитик приборлар.
"Швабе - Технологик лаборатория" АҖ булганда Алберт Кәримов җитештерү участогын, гражданнар һәм хәрбиләр өчен җитештерелүче продукция белән дә танышты.