2016 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Ямал-Ненец автономияле округына эшлекле сәфәр кысаларында Бованенково чыганагында булды, әлеге чыганак нигезендә уникаль Ямал газ чыгару үзәге камилләшә. Ул төп җитештерү объектларының эше белән танышты, алдынгы технологияләрне куллану тәҗрибәсен һәм табигатьне саклау чаралары комплексының үтәлүе белән танышты.
Ямал-Ненец автономияле округы (ЯНАО) "Газпром" ҖАҖ стратегик мәнфәгатьләре төбәге булып тора. Округ территориясендә "Газпром" компаниясе 90% артык табигый газ чыгара. Бүген Ямал-Ненец автономияле округында "Газпром" җәмгыяте берничә эре проектын тормышка ашыра, алар арасында — Бованенково, Заполярье, Уренгой, Ямбург чыганакларын үзләштерү проектлары.
Бованенково чыганагы Ямалда иң зурысы булып тора. Алдан өйрәнелгән һәм бәяләнгән газ запаслары монда 4,9 трлн. куб. м. тәшкил итә. Бованенково чыганагында сеноман-апт ятмалары буенча газ чыгаруның проектлы күләме елына 115 млрд. куб. м тәшкил итәр дип билгеләнгән. Чыганакны көйләгәндә заманча технологияләр кулланылган һәм оештырганда техник карарлар чыгарылган. Аерым алганда, төрле тирәнлектә урнашкан нәтиҗәле ятмалардан газ чыгару өчен бердәм җитештерү инфраструктурасы кулланыла. Бу чыганакны киләчәктә дә төзекләндерү өчен акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә, чыганакны эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыра. Чыганакта сәнәгать чыгаруы 2012 елда башланган.
Исегезгә төшереп үтик, 30-31 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов РФ субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре делегациясе составында Ямал-Ненец автономияле округына эшлекле сәфәр кылды.
2016 елның 30 мартында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Газпром" ҖАҖ Идарәсе Рәисе урынбасары Валерий Голубев белән Россия Федерациясе 17 субъектының башкарма хакимияте органнары вәкилләре очрашуында катнашты.
Очрашу барышында Валерий Голубев Россия икътисадында газ тармагы мөһим роль уйнаганын билгеләп үтте. Газ илнең ягулык энергобалансында өстенлек тота. Россиянең энергокуркынычсызлыгы күбесенчә газ сәнәгатенең нәтиҗәле эшенә бәйле. Шул ук вакытта үзебезнең кулланучыларны газ белән ышанычлы тәэмин итүнең төп йөге "Газпром" компаниясендә.
"Газпром" компаниясенең башкарма хакимияте органнары белән хезмәттәшлеген үстерүнең төп юнәлешләре якын киләчәктәге перспективасы газификациягә инвестицияләр нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән, үзебезнең технологияләрне үстерү хисабына, энергия ресурсларын тәэмин итүче һәм кулланучы мөнәсәбәтләрен көйләүче гамәлдәге законнарны камилләштерү булып тора.