2016 елның 30 һәм 31 март көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов РФ субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре делегациясе составында Ямал-Ненец автономияле округына эшлекле сәфәр кыла.
Эш сәфәре программасы кысаларында РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре "Газпром" ҖАҖ, "Газпромдобыча Надым" ҖЧҖ җитәкчеләре һәм Ямал муниципаль районы башлыгы белән очрашачаклар.
Эш сәфәрендә катнашучылар Бованенков нефтегазоконденсат чыганагында (НГКМ) булачаклар, газ кәсебе эше һәм "Бованенково" вахта бистәсе объектлары белән танышычаклар.
Мәгълүмат өчен:
Ямал ярымутравы Россия төбәгенең стратегик нефть, газ китерүче регион булып тора. Алдан тикшерелгән һәм бәя бирелгән газ запаслары монда 16,7 трлн. куб. м. артып китә. Киләчәктә Ямал россия газын чыгаруда өч төп үзәкләрнең берсе булачак, аның еллык потенциаль газ җитештерүчәнлеге 310-360 миллиард куб. м кадәр мөмкин булачак.
Ямал ярымутравында Бованенков чыганагы иң зур чыганак булып тора. Алдан тикшерелгән һәм бәя бирелгән газ запаслары монда 4,9 трлн. куб. м. тәшкил итә.
Проект дәрәҗәсендә газ чыгару —елына 115 млрд. куб. м. Биредә барлыгы өч газ кәсебе эшләячәк. Аларның икесе файдалануга тапшырылды: беренчесе — 2012 елда (проект дәрәҗәсе — елына 60 млрд. куб. м газ), икенчесе — 2014 елда (30 миллиард куб. м). Газ чыгару этаплап базар ихтыяҗларын исәпкә алып арттырыла.
Киләчәктә Бованенков чыганагында газ чыгаруның проект дәрәҗәсе елына 140 миллиард куб. м кадәр артырга тиеш.