2016 елның 29 мартында Казан федераль университетында коррупциягә каршы тору өлкәсендә агарту-белем бирү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" булып узды. "Түгәрәк өстәл" эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе вәкилләре, министрлык һәм ведомство җитәчеләре, югары уку йортлары, республиканың хокук саклау органнары башлыклары катнашты.
"Түгәрәк өстәл" эшендә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "мәгариф ул- коррупциягә каршы торуда төп коралларның берсе. Хәзерге вакытта актуаль булган сорауларның берсе - белем бирү процессына коррупциягә каршы юнәлештәге фәннәрне кертү тора”, - дип ассызыклады.
Алберт Кәримов сүзләренчә, коррупциягә каршы бирелгән белем коррупциянең төрле дәрәҗәсеннән яклау механизмы хакында мәгълүмат бирергә тиеш: көнкүреш коррупциясеннән алып бизнес өлкәсендәге коррупциягә каршы тору һәм башлангыч нигезеннән профессиональ белгечләр әзерләү дәрәҗәсенә кадәр compliance (комплаенс).
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры реаль секторда эчке контроль элементы буларак комплаенс-программаларны кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бу механизм коррупциягә каршы булган көрәшне генә түгел, ә намуслы һәм ачык бизнес алып бару өчен шартлар тудыруны да күз алдында тота.
Мисал итеп, Алберт Кәримов “КАМАЗ”да компаниянең корпоратив мәдәниятенең мөһим өлеше булган "комплаенс" системасын кертү тәҗрибәсен китерде. Министрлык башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге система предприятиенең бизнес- процессына кертелгән хезмәткәрләр арасында тикшерү төрләренең комплексы, техник чаралар һәм документларны тикшерү, саклау һәм үтәү өчен билгеләнгән тышкы һәм эчке нормативлар һәм таләпләр. Бу хезмәт урыныннан файдаланулар максатын булдырмау, закон бозуга юл куймау, хезмәткәрләрнең персональ куркынычсызлыгын, компания имиджын күтәрү, инвесторлар һәм бизнес-партнерларның ышанычын арттыру өчен эшләнә.
Утырыш барышында "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар студентларның коррупциягә каршы мәгариф тәҗрибәләре турында фикер алыштылар һәм республика югары уку йортларында коррупциягә каршы Программаны эшләү мәсьәләләрен карадылар.
Мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/03/29/497572/